Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 07:02

Поши аткан өчен Рашкинны ни көтә?

    Бу хәбәр бар җәмәгатьчелеккә билгеле булганнан соң халыкта урынлы сорау туды:  “Депутатка нинди җәза бирелер һәм бирелерме икән әле?”

Поши аткан өчен Рашкинны ни көтә?Поши аткан өчен Рашкинны ни көтә?
Поши аткан өчен Рашкинны ни көтә?

   Үткән санда Дәүләт Думасына Саратов өлкәсеннән сайланган депутат В. Рашкинның законсыз поши атуда гаепләнүе турында язган идек.

    Бу хәбәр бар җәмәгатьчелеккә билгеле булганнан соң халыкта урынлы сорау туды:  “Депутатка нинди җәза бирелер һәм бирелерме икән әле?”

   РФда законсыз ау – җинаять. Гаеплеләргә 5 елга кадәр колония яки 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Бу әле китерелгән зыян өчен түләүдән тыш кына (ана поши өчен – 400 мең, атасы өчен 240 мең сум зыян түләү каралган). Рашкинга әлегә кулга алыну янамый, чөнки ул депутат иммунитетына ия. Ләкин коллегалары аны депутат матдатыннан азат итүне тавышка куярга мөмкиннәр.

   Бүгенге көндә тикшерүчеләр дә, Рашкинның партия буенча иптәшләре дә эшне өйрәнә. Партия җитәкчесе Геннадий Зюганов партия эчендә тикшерү үтәчәге хакында белдерде. Шунысы да билгеле, депутат Зюгановның дәвамчыларының берсе буларак та күзаллана иде. Хәзер инде аның карьера мәсьәләсе нишләр икән?

   Ул әлегә кадәр зур гауга тудырырлык чыгышлары, протест акцияләре оештырулары, вакцинациягә каршы булучыларны яклагандай кылануы, шулай ук “Поши утравы” милли паркын яклау белән чыгышлар ясавы белән аерылып торды.

Фото:   sun9-83.userapi.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас