Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 08:30

Даниядән дуңгызлар кайтарганнар

Терлекләрнең барсы да 30 көнлек карантинга ябылган.

apriltime.ruapriltime.ru
Фото:apriltime.ru

Әлшәй районына Даниядән ландрас, йоркшир һәм дюрок элиталы токымлы  533 баш дуңгыз кайтарганнар.

Россельхознадзор идарәсенең Башкортстан буенча   матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, терлекләрне караганнар, карантинга рәсмиләштергәннәр. Хәвефле авырулары юкмы икәнлеген ачыклар өчен дуңгызлардан кан алганнар.

Терлекләрнең барсы да 30 көнлек карантинга ябылган. Карантин вакытында дуңгызларга барлык тиешле лаборатор тикшеренүләр –  иммунизация, кан өлгеләре алу, терлекләрне эшкәртү – үткәреләчәк.

Дуңгызлар канәгатьләнерлек халәттә кайтарылган.

2021 елда төбәктәге эре терлекчелек хуҗалыгы Евросоюз илләреннән  966 баш токымлы дуңгыз сатып алган. Ел ахырына кадәр предприятиеләр тагы элиталы токымлы 523 баш дуңгыз алырга планлаштыра.

чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас