Җәмгыять
11 ноябрь 2021, 07:51

Интернет һәм телевидениегә хаклар арта, ди

Сәбәбе нидә?

Интернет һәм телевидениегә хаклар арта, диИнтернет һәм телевидениегә хаклар арта, ди
Интернет һәм телевидениегә хаклар арта, ди

Йорттагы интернет, телевидение һәм башка хезмәтләргә тарифлар 2022 елда 10%  артырга мөмкин.

Бу төр хезмәтләр артуның сәбәбе – җиһазларга, корылмаларга хаклар артуы, инфляция, соңгы вакытта законнарның  үзгәрүе. Белгечләр фикеренчә,  моңарчы 12-15% тәшкил иткән  хакларның артуы акрынаячак. Операторлар  яңа чыгымнарга өйрәнәбез дип аңлаталар. Бу мобиль элемтәгә кагылмый, диелә тикшеренүдә.

Инфляциядән тыш, бәяләрнең артачагы “Яровая законы”на ярашлы абонентларның интернет трафигын саклауга кагылышлы таләпне үтәргә кирәклеге,  шулай ук кулланучыларга социаль әһәмияткә ия ресурслардан бушлай куллану тәкъдиме  белән аңлатыла. Чит илләрдән сатып алынган телекоммуникация корылмаларына бәяләрнең артуы да базарга басым ясый. Элек алар доллар һәм курсы артуы белән бәйле булса, хәзер җиһазларның глобаль дефициты йогынты ясый.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас