10 ноябрьдә Русия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләде.
Әлеге бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Аны Русиянең төрле төбәкләрендә күп еллар милиция көне буларак каршылап килделәр. 2011 елда полиция турындагы закон кабул ителгәч, бәйрәмнең исеме алмашынды. Әлеге чара шулай ук БДБ илләрендә, Мисырда, Сингапурда, Финляндиядә, Таиландта, Кубада да билгеләнеп уза.
Бәйрәм алдыннан РФ Эчке Эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Артур Флорид улы Хафизов белән очрашып, әңгәмәләшеп утырдык.
- Артур Флоридович, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Сез бу хезмәтне сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы?
- Юк, беркайчан да. Миңа мәктәптә укыганда сыйныфташларым гел: “Син полицейский булачаксың”, - дияләр иде.
- Димәк, сез тәртип яраткансыз?
- Шулайдыр инде. Мин үзем Уфа шәһәрендә туып-үстем, полиция хезмәткәрләре токымыннанмын. Әтием 1995 елда республиканың җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары булып полковник званиесендә отставкага чыкты. Абыем Олег та полиция хезмәткәре, бүген инде ул полковник званиесендә.
Мин башта Уфа автотранспорт техникумын тәмамладым, аннан Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш, аннан җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегендә стажер булып эшләдем һәм әтиемнең киңәше буенча Уфа юридик институтына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамладым. Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсенә әйләнеп кайттым, урланган автомобильләрне эзләү, җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлекләрендә эшләдем. Аннан мине 2002 елда Эчке эшләр министрлыгының штабына өлкән инспектор итеп эшкә алдылар. Җитди бүлек, җитди вазыйфа булды ул минем өчен. Анда ун ел хезмәт иткәннән соң Мәскәү шәһәрендәге РФ Эчке эшләр министрлыгының идарә академиясендә белемемне дәвам иттем. Благовещен районы бүлегенә җитәкче итеп тәгаенләделәр. Менә өч ел инде Кырмыскалы районы бүлеген җитәклим. Хокук саклау органнарында 23 ел эшлим. Эшем һәрвакыт кызыклы булды, миңа полиция легендалары, зур остазларның кул астында эшләү бәхете тиде. Фаррахов Таһир Гаймали улы, Мартынов Виталий Васильевич, Шамратов Хәмзә Зайнулла улының исемнәрен атап китми булмый бу бәйрәмебез көннәрендә. Генерал Патрикеев, Газеев, Липатов, Смирнов, генерал-лейтенант Диваев Рафаэль Үзбәк улының кул астында эшләү елларымны аерым җылылык белән искә алам. Бу еллар миңа киләчәктә эшләргә ышаныч бирделәр.
Кырмыскалы районы бүлегендә бүгенге көндә минем кул астында 100 кеше эшли. Коллектив тату, бердәм. Күз тимәсен, димен, тотрыклы эшлибез. Былтыр Русиягә законсыз кереп, Уфа шәһәре, районы һәм Кырмыскалы районнары территориясендә җинаятьләр кылып йөргән зур гына оешкан җинаятьчел төркемне кулга алдык. Аларны хөкем иттеләр.
Илдә дәүләт властен какшатырга маташучылар да килеп чыккалый, шуңа хокук сакчыларына һәрвакыт уяу торырга кирәк.
Бүген җинаятьчелек мәгълүмат технологияләреннән алда атлый, дияр идем мин. Җинаятьчелекнең бу юнәлеше РФ Эчке эшләр министрлыгының аерым контролендә тора. Яңа җинаять төрләре зур матди зыян китерә. Бу уңайдан халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, матбугат чаралары аша мошенникларның яңа җинаять схемаларын җиткерергә тырышабыз. Ни кызганыч, җинаятьчеләрнең кармагына пенсионерлар эләгә. Ни өчен? Яшьләре олы булу сәбәпле, алар мәгълүмат технологияләрен аңлап, белеп бетерми, шуңа аларны алдау җиңел.
Пандемия белән бәйле тагын бер мөһим юнәлеш барлыкка килде – гаиләләрдә хатын-кызга, балаларга карата көч куллану кебек ямьсез күренеш бар. Кайберәүләр буш вакытын исерткеч кулланып үткәрә һәм исерек килеш үзен контрольда тоталмый башлый. Гомум җинаять картинасында бу аеруча чагыла. Авыр тән җәрәхәтләре салу кебек җинаятьләр артты. Алар барсы да ачылды, әмма сәламәтлек бит беренче урында, аны бернәрсә дә алмаштыра алмый.
Район территориясендә җинаятьчелек бер дәрәҗәдә тора. Быел былтыргы кебек саннар теркәлде, ниндидер күтәрелү күзәтелмәде. Елына 340-350 җинаять теркәлә. Мин шуңа игътибар итәм: юлларда автомобиль һәлакәтләре арта. Аеруча Уфа-Белорет юлы авыр, анда үлемгә китергән аварияләр булгалап тора.
Авылларда безнең төп эшне участковыйлар башкара. Төп йөк аларга төшә дияр идем мин.
- Полиция хезмәтенә яшьләр киләме?
- Безнең коллектив сизелерлек яшәрде. Бүген иң яшь хезмәткәр 2000 нче елда туган. Әмма шушы эшләгән 100 кешенең 15ләбе генә – 20 елдан артык эшләүчеләр. Күп китәләр. Нагрузкага түзәлмиләр, эш күп, акчасы аз диләр.
- Сер түгел, полициядә эшләүчеләр аз алмый бит...
- Яшьләр эш хакына хәзер риза түгел. Бездә бит эшкә урнашкач ярты ел әзерлек үтәргә кирәк, аннан карьера баскычы буйлап үрли-үрли генә эш хакы яхшылана бара. Түземлек, вакыт таләп ителә. Корал йөртергә рөхсәт алырга , законнарны, хокукый-норматив актларны белергә кирәк. Кеше белән эшлисең бит, кеше сиңа хокукый ярдәм сорап килә... Физик әзерлегең яхшы булырга тиеш, җинаятьчеләр белән очрашканда төрле хәлләр була, каршылык та күрсәтүләре мөмкин. Яшьләрнең исә боларның барсын да өйрәнергә түземлеге җитми...
- Димәк, сездә очраклы кеше эшли алмый, бары тик үз эшен бик яратканнар гына монда түзә ала...
- Безнең бүлектә озак эшләүчеләр арасында 29 ел стажы булган Илдар Бәдретдиновны билгеләп үтәр идем. Төрле вазыйфаларда эшләгән, җитди җинаятьләр ачуда катнашкан. Аннан җәмәгать хәвефсезлеген саклау буенча урынбасарым Әсәнов Илдар Илдус улын, участковыйларның җитәкчесе Галиәхмәтов Данис Әмир улын әйтеп китәр идем. Шулай ук полиция майоры Низаметдинов Азат Әхфәт улы озак еллар җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеген җитәкли. Алар үз эшләрендә зур белгечләр. Участковыйларның коллективы 50 процентка яшәрде. Конвой, патруль-пост хезмәтендә эшләп йөргән сержантларга кече лейтенант званияләре биреп өскә үрләттек. Хәзер алар фронтның алгы сызыгында эшлиләр. Участковый булып халык белән эшләп, зур тәҗрибә туплаганнар җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегенә күчте.
- Ә бит полициягә эшкә урнашуы җиңел түгел...
- Мин урнашкан вакытта таләпләр югарырак иде. Әле соңгы елларда азрак кына җиңеләйттеләр, дип саныйм. Физик нагрузкалар буенча нормативлар йомшартылды. Полиция эше армия, хәрби эшкә бик якын, устав, чикләүләр күп. Ел саен керемең турында декларация тапшырырга тиешсең, чит илгә чыгарга ярамый. Күпләргә болары да ошап бетми. Шуның өчен китүчеләр дә бар.
- Артур Флоридович, сез үзегез полициядә инде 23 ел хезмәттә. Җинаятьнең, җинаятьченең йөзе үзгәрәме?
- Әйе, үзгәрә. Соңгы елларда җәмгыятьнең явызлануы сизелә. Мин эшкә урнашкан 90нчы еллар белән чагыштырганда, кешеләр үзгәрде. Җәмгыять, кешеләр яхшырак, бер-берсенә мөгаләмәсе әйбәтрәк иде. Бүген, әйтик, очсыз самопал аракы сатып яткан кешенең җинаятен рәсмиләштерә башласаң, “понятой” табып булмый. Күршеләре: “Юк, юк, мине яза күрмәгез”, - дип качышып бетәләр. Кешеләрдә курку барлыкка килде. Үзләренең гомерләре, сәламәтлекләре өчен куркалар. Бер-берсенә ышанычлары югалды.
- Тормыш иптәшегезне нинди һөнәрдән сайладыгыз?
- Хатыным, ике баламның әнисе – Наина Наил кызы – тикшерүче, 25 ел эш тәҗрибәсе булган Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы подполковнигы. Аның әнисе гомер буе милициядә балигъ булмаганнар бүлегендә эшләп, майор званиесендә пенсиягә чыкты. Кызым медицинаны сайлады, бүгенге көндә икенче курста укый. Улым Искәндәр дүртенче сыйныф укучысы.
- Бер гаиләдә ике полицейский булу авыр түгелме?
- Юк, бәлки, икебезнең дә хокук органнарында эшләвебез гаиләне саклап калгандыр да. Чөнки бер-беребезне аңлап торабыз.
- Сез полициянең төрле хезмәтләрендә эшләп карагансыз. Кайсы бүлек күңелегезгә якынрак?
- Мин бөтен бүлекләрдән өстенлекне җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегенә бирер идем. Мин ул бүлектә уйларга, авырлыкларны җиңәргә, кешеләр белән аралашырга өйрәндем. Җинаятьне ачканнан соң җинаятьче белән күзгә-күз карап сөйләшкәндә тәрбияче ролен башкарырга туры килә. Синең бурычың – бу кешенең язмышын үзгәртү, аның ялгышын төзәтү, нормаль тормышка кайтару. Бәлки, ул упкын читендә басып торадыр. Аны упкынга тәгәрәп төшүдән син генә саклап кала аласыңдыр. Аңа синең бер сүзең җитәдер...
- Хатын-кызлар җинаять кыламы?
- Кызганычка каршы, кылалар, араларында кеше үтерүчеләр дә, авыр тән җәрәхәтләре салучылар да бар. Ирләре белән бергә эчеп, кыек юлга басалар, я сукыр көнчеллек аркасында җинаять кылылар. Соңгы арада үлем очракларына китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә хатын-кызлар рульда булган очраклар бар. Быел җәй фаҗигале хәл булды: Кырмыскалы авылында ике кыз исерек килеш автомобиль белән кибеткә кузгалганнар һәм әйләнеп капланганнар... Икесе дә һәлак булган...Үсмерләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды, машинадан дүрт бала мәетен чыгардык... Ата-аналар өчен зур кайгы булды...
Быел район территориясендә кылынган 200 җинаять ачылган. Шуның 96сы исерек килеш кылынган. Күз алдыгызга китерегез инде эчкечелекнең авыр нәтиҗәсен...
Зур күләмдә наркотиклар да табыла. Кыргый үсеп утырган наркотик үсемлекләрне дә юкка чыгарабыз.
Безнең район чит ил гражданнары арасында аеруча популярлык казана. Бер мең чит ил кешесе исәптә тора, аларны контрольда тотарга кирәк, чөнки үз гореф-гадәтләре, үз диннәре белән киләләр. Аларны фиктив пропискага кертүче якташларыбыз бар. Былтыр – 13, быел 10 җинаять ачылды. Әгәр чит илдән килгән кешене пропискага кертәсең икән, сиңа бит закон тарафыннан байтак кына җаваплылык йөкләнә. Ул кешенең кайда булуын, нәрсә эшләвен, нинди әдәбият укыганын белеп торырга кирәк. Экстремистик, тыелган әдәбият укымыймы, безнең районда яшәүчеләр арасында ят пропаганда алып бармыймы? Ә бит Кырмыскалыдан Сүриягә, Африка илләренә китеп, законсыз банд формированияләргә кушылып сугышып йөрүчеләр бар. Эшчәнлегебез киңкырлы. Үсмерләр арасында җинаятьләрне профилактикалау белән шөгыльләнәбез. Аларны полиция бүлегенә экскурсияләргә алып килүне матур йолага әйләндердек. Конвой, кинолог хезмәтләрен күрсәтәбез, этләрнең ничек итеп тыелган әйберләр эзләвен карап торалар. ДПС хезмәте, аларның мөмкинлекләрен карыйлар. Коралларны тотып карарга да рөхсәт итәбез хәтта. Күз генә тия күрмәсен, үсмерләр арасында җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә.
- Сезне һәм коллективыгызны һөнәри бәйрәмегез белән тагын бер тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез, авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын!