Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 04:55

Ширень күле аккошларын ярдәмсез калдырмаячаклар!

Битараф булмаган кешеләргә рәхмәт!

Ширень күле аккошларын ярдәмсез калдырмаячаклар!Ширень күле аккошларын ярдәмсез калдырмаячаклар!
Ширень күле аккошларын ярдәмсез калдырмаячаклар!

Социаль челтәрләрдә утыручылар  Бөре районының Ширень күлендә аккошлар гаиләсенең туңуы турында борчулы хәбәр урнаштырган.

“Ике олы һәм дүрт аккош баласын коткарырга кирәк”, - диләр алар.

 Башкортстан белән идарә итү үзәге (ЦУР) Бөре районы хакимияте белән элемтәгә керде. Сулыкка республиканың  Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының төбәк комитеты һәм Бөре ветстанциясе вәкилләре чыкты.

Әле  күл ачык, аккошларга берни дә янамый. Әмма аларга очарга бер атна гына вакыт калды. Тиздән Ширень боз белән  капланачак һәм шул вакытта кошларга авырга туры киләчәк...

Кошларны, әлбәттә, ярдәмсез калдырмаячаклар. Кышка экологлар һәм ветеринарлар аларны берәр урынга билгеләячәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас