

9 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланып, Бөтенрусия халык санын алуда катнашты.
Төбәк җитәкчесе үзе, гаиләсе һәм шәхси хуҗалык турындагы сорауларга җавап биреп, электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырды.
— Безнең республика исәп алучылары бүген 4 миллионлы чикне үтте. Бу шатландыра, чөнки халык күпләп катнаша. Мин дә халык санын алуда катнашырга, биш кешедән торган гаиләбезне өстәргә булдым. Ике кызым зур инде, аерым яшиләр. Шуңа күрә Башкортстанда минем белән бергә яшәүче балаларымны гына яздым. Үземнең язма белән бер башкортны һәм ике башкорт баласын өстәдем. Улларым әле кечкенә, шуңа күрә тормыш иптәшем белән аларның милләтен башкортлар дип билгеләдек, — дип сөйләде Радий Хәбиров. — Исәп алу битендә бик кызыклы сораулар бар, аларга игътибар белән карарга, вакыт бирергә кирәк. Гражданлыгым берәү — Русия Федерациясе. Башкача була да алмый. Үзгәртмәдем, җыенмыйм, горурланам. Дүрт телдә аралашам:башкорт һәм урыс — туган телләрем, чит телләр – төрек һәм инглиз телләре.