

Башкортстан Русия төбәкләрендә Зур этнографик диктант язган кешелер саны буенча рекорд куйды. Быел акциядә 341 027 кеше катнашты.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Зур этнографик диктант” халыкара агарту акциясе “Халыклар күп, илебез — бер” лозунгы астында узды. Быелгы елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн форматта катнашырга мөмкин иде.
Быел диктантны Русия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм 95 чит илдән 2 679 689 кеше язган.
Мәдәни-агарту проекты ярдәмендә һәркем үзенең этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен генә бәяләп калмыйча, Русиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте буенча белемнәрен дә киңәйтә алды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Русиядә һәм катнашучы илләрдә Зур этнографик диктантны 1,7 миллион кеше язган, Башкортстанда — 138 409 кеше, бу сан - Мәскәү шәһәреннән кала икенче нәтиҗә.