Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 08:57

Эшкуарлар икенчел чимал эшкәртү белән кызыксына

Ә без пластикны чүплеккә ташлыйбыз...

Башкортстанда бүгенге көндә чүп-чарны аерып җыю белән халыкның өчтән бер өлеше шөгыльләнә. Моннан тыш, Уфа, Октябрьский, Нефтекамада  һәм Туймазы, Салават, Учалы, Шаран, Дәүләкән, Зилаер, Авыргазы, Бишбүләк, Борай, Балтач, Дуван, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнарында икенчел матди ресурслар җыю өлкәсендәге кече бизнес үсешә.

БРның экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин сүзләре буенча, кече эшкуарлык тирә-як мохит проблемалары хакында уйлана һәм киләчәк – икенчел чимал әзер продукция булып кайтканда, ягъни  эшкәртү кулында,  дип исәпли.

Мәсәлән, Подымалово авылында “Башкортстанның акыллы мохите” предприятиесе бүгенге көндә икенчел чималдан зур сорауга ия товар җитештерәләр. Мәсәлән, пластик белән комнан ясалган бер эскәмиянең  авырлыгы – 150 кило. Ул экологик яктан хәвефсез, карап торышка агачтан ясалганга охшаган, бу эскәмияләрне парклар яисә башка ял итү зоналарында урнаштырып була. Монда парклар өчен эскәмияләр, ярымтүгәрәк эскәмияләр, урам җиһазлары (эколавкалар һәм чүп савытлары) җитештерәләр. Чимал буларак пластик шешәләре капкачлары һәм хәтта бахилалар кулланалар. 

Чыганак: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас