

Агачтан төрле сыннар һәм әйберләр ясаучыларга сокланам, чөнки күп кеше әлеге эшне булдыра алмый. Нинди фантазия һәм түземлек кирәк бит аңа! Әбҗәлил районы Красная Башкирия авылында яшәүче Өлфәт Халисов агачтан төрле сыннар, әйберләр ясау остасы да, рәссам да.
Өлфәт абыйда кече яшьтән үк рәсем төшерү, агачтан төрле сыннар эшләү сәләте булган һәм бу шөгыльләре аны гомере буена озата килгән. Ул табигатькә гашыйк кеше, шуңа күрә аның эшләрендә төп тема табигать, кошлар, җәнлекләр.
– Мәктәп елларыннан ук рәсем төшерергә дә яраттым, агач эшләнмәләре белән дә кызыксындым. Чын күңел белән башкарылган эш матур килеп чыга дип уйлыйм. Ә табигый материалдан ясалган әйберләр күңел тынычлыгы бирә. Агач эше ул шундый мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың. - ди Өлфәт Фарук улы.