Җәмгыять
9 ноябрь 2021, 12:25

Ремонт эшләрен йорт буенча “старший” кабул итә

Аның имзасыннан башка подрядчыга акча түләнми.

Ремонт эшләрен   йорт буенча “старший”  кабул итәРемонт эшләрен   йорт буенча “старший”  кабул итә
Ремонт эшләрен йорт буенча “старший” кабул итә

Бүген Башкортстан Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән  БР хөкүмәте  утырышында күпфатирлы йортларда  капиталь ремонтлауны субсидияләү мәсьәләсе расланды.

- 2014 елдан бирле, Башкортстанда күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк системасы булдырылганда республика бюджетыннан капремонтны финанслауга 4,5 млрд. сум бүлеп бирелде, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. – Хәзер дәүләт ярдәме шартларына төзәтмәләр кертү зарурлыгы туды.

БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев билгеләп үтүенчә, 2014-2052 елларга  капиталь ремонтлау буенча республика программасы 17 меңнән артык күпфатирлы йортны ремонтлауга исәпләнгән. Бүгенге көндә 7 396 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән. 1,28 млн. нан артык кеше торак шартларын яхшырткан.

- Программа бик мөһим һәм кирәкле, әмма халык күп фатирлы йортларда капиталь ремонтның сыйфаты белән һәрвакытта да  канәгать түгел, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Кешеләр  канәгать булсын өчен, ТКХ министрлыгы үз эшләрен яхшырту өчен нинди чаралар күрә?

БР торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев, 2019-2020 елларда кайбер объектларда капиталь ремонт үткәргәндә эшләрнең сыйфаты буенча кисәтүләр булуын, әмма быел  аларның бетерелүен әйтте.

– Хәзер йорт буенча “старший” эшләрне кабул итү турындагы актка кул куймый торып  подрядчикка башкарылган ремонт өчен акча түләнми,– дип аңлатты Алан Марзаев.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас