Җәмгыять
9 ноябрь 2021, 06:45

Подъездларны ремонтлау эшләре дәвам итә

Барлык эшләр дә халыкның турыдан-туры катнашлыгында кабул ителә.

Подъездларны  ремонтлау эшләре дәвам итәПодъездларны  ремонтлау эшләре дәвам итә
Подъездларны ремонтлау эшләре дәвам итә

Башкортстанда  республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән күп фатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Ике ел эчендә, 2019-2020 елларда, гомум суммасы 2 млрд. 84 млн. сумлык 2069 күп фатирлы йортта 6181 подъезд ремонтланды.

     2021 елда 115 йортта 312 подъездны ремонтлау планлаштырылган, бу максатларга 222 млн. сум акча юнәлдерелгән. Эшләр дүрт муниципалитетта алып барыла. Уфада  95 йортта 260 подъезд, Баймак районында – 11йортта  33 подъезд һем Бәләбәй районының Приют касабасында  6 йортта  13 подъезд ремонтланды. Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән бюджет акчаларын экономияләү Агыйдел шәһәренең өч йортында 6 подъездны ремонтлауга юнәлдерелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас