Җәмгыять
9 ноябрь 2021, 12:00

"Патриот” паркының максаты изге

Ул Алкино-2 авылында булачак.

"Патриот”  паркының максаты изге"Патриот”  паркының максаты изге
"Патриот” паркының максаты изге

Бүген  республика премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында “ Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркын төзү турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров мондый паркны булдыру буенча эшнең мөһимлеген ассызыклады, Башкортстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

- Дәүләт яшьләр сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе-патриотик тәрбия. Яшьләрне патриотик юнәлештәге чараларга һәм проектларга җәлеп итү, Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүнең абруен күтәрү өчен “Патриот” парклары  булдырыла,-диде Премьер-министр.

Башкортстанның  яшьлер сәясәте буенча  дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук  хәбәр итүенчә, паркны оештыру эше 2019 елда башланган.

Паркны урнаштыру Русия Федерациясе Оборона министрлыгының элекке  хәрби часть территориясендә Алкино-2 авылында планлаштырылган. Территориянең мәйданы 200 га тәшкил итә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас