Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 14:27

Иң еш үзгәреп торучы закон

Хөкүмәт шәхси транспорт чараларын тикшерүне бетерүне хуплады.

Иң еш үзгәреп торучы законИң еш үзгәреп торучы закон
Иң еш үзгәреп торучы закон

Русия хөкүмәте "Бердәм Русия" парламентарийлары тарафыннан Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән машиналарны мәҗбүри техник тикшерүне бетерү турындагы закон проектын хуплап чыкты.

Документ нигезендә, шәхси максатларда кулланылган машиналар һәм мототранспорт мәҗбүри техник тикшерүдән азат ителә. Шул ук вакытта закон такси машиналарына һәм пассажирлар йөртү өчен кулланылган башка җәмәгать транспортына кагылмый. Алар техник тикшерүне элеккечә узачак. Хәзер шәхси машинаны теркәгәндә, хуҗасы алышынганда, дизайнны үзгәрткәндә яки төп агрегатларны алыштырганда гына техник тикшерү кирәк булачак. Дүрт елдан өлкәнрәк булган машинаны сатканда да техник тишерү кирәк булачак.

Чыганак: ТАСС

Фото: ТАСС

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас