

Бүгенге көндә электрсыз калу кыен. Ә мондый көтелмәгән хәл ялларга туры килсә, бөтенләй зур проблемага әйләнә. 6 ноябрьдә Иглин касабасының Вятка микрорайонында трансформатор янган. Овражная, Тукай, Революция урамнарында яшәүчеләр электрсыз калган. Бу хакта алар социаль челтәрләргә язган.
Әлеге мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР мәгълүматлар системасы күреп алган һәм мониторинг бүлеге белгечләре шунда ук Иглин районы хакимияте белән бәйләнешкә чыккан. Андый мөрәҗәгатьләр fast track режимында хәл ителә. Ял булуга карамастан бөтен профессиональ хезмәтләр дә эшкә кушылган. Авария урынына бригада чыккан. Кичке сәгать 9да бу урамнарда Ильич утлары янә кабынган.
Район хакимиятендә аңлатуларынча, Иглинда электр челтәрләре шактый таушалган хәлдә һәм суыклар башлангач, кешеләр күпләп электр приборларын куша башласа, алар йөкләнешне күтәрә алмый. Башкортстан хөкүмәте белән берлектә район хакимияте әлеге проблеманы хәл итү өстендә эшли, иске трансформатор подстанцияләрен, электр чыбыкларын алыштыралар. Әмма эш акрын башкарыла, чөнки бу мәсьәлә бик катлаулы.