

Бүген бәйрәме! Бөек Октябрь социалистик революциясенә - 104 ел. Ул 1918 елдан бирле бәйрәм ителә. Ә 1927 елның 26 октябрендә СССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы ел саен аны ике көн – 7 һәм 8 ноябрьдә бәйрәм итү турында карар кабул итә. Ул көнне ил буенча ял итәләр.
Мәскәүнең Кызыл мәйданында Октябрь революциясе бәйрәме уңаеннан соңгы хәрби парад 1990 елда уза. Ә 2005 елда яңа дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне турында Указ чыкканнан соң, 7 ноябрь Русиядә ял көне булудан туктый.
Әмма канга сеңгән бәйрәм халык күңеленнән җуелмаган. Социаль челтәрләрдә, интернет киңлекләрендә әлеге бәйрәм уңаеннан котлауларның күплеге моның ачык мисалы.
“Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, һәммәбез тату, бездә чын дуслык” дип җырлап йөргән ваемсыз балачак, таулар күчерер көчкә ия яшьлек һәм якты киләчәк... Ел саен парад, демонстрацияләр, бәйрәм!