Җәмгыять
6 ноябрь 2021, 15:04

Кемдер эшли, ә кемдер ял итә

Торак -  коммуналь хезмәткәрләре һәрчак эшли.

Кемдер эшли, ә кемдер ял итәКемдер эшли, ә кемдер ял итә
Кемдер эшли, ә кемдер ял итә

Ил җитәкчесе игълан иткән ял көннәре дәвам итә, ә коммуналь хезмәтләр һәрвакыттагыча эштә. 5 ноябрь көнне Уфа шәһәренең Тужиловка бистәсендә суүткәргеч торбасы ярылып сафтан чыккан. Мамин-Сибиряк урамы, 5а адресы буенча урнашкан шәхси йортларда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә әлеге проблема турында язып чыктылар.

"Уфаводоканал" хезмәткәрләре тиз арада авария урынына чыгып, 5-6 ноябрь төнендә су агуны туктатканнар.

Ә без көн саен эшлибез. Барыгызга да яхшы яллар! - диләр коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.

Чыганак:"ВКонтакте"

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас