

Кырмыскалы районындагы Зур Толпак күле янында карьерны эшкәртүгә каршы биредә яшәүчеләр җыелышы үтте.
Очрашуда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов һәм район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров катнашты. Республика һәм муниципаль хакимият вәкилләре җыелган халык сорауларына җавап бирделәр.
Биләмәдә яшәүчеләр “Кызыл китап” ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар яшәгән төбәктәге иң зур күл янында карьер эшкәртү планлаштырылу белән риза түгелләр.
“Ибрагимово” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге бу урында ФАП һәм яңа юллар төзиячәкбез дип имзалар җыеп халыкны алдаганнар.
Очрашуда Азат Бадранов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның күл янында карьер эшкәртүгә каршы булуын белдерде.
- Без Зур Толпак күленең республика һәм район өчен нәрсә аңлатканын өйрәндек. Бу Кырмыскалыда яшәүчеләр өчен генә түгел, Уфа һәм тулаем республика өчен дә традицион ял итү урыны. Бу мәсьәләдә Радий Фарит улының позициясе бертөрле - мондый урыннарда сәнәгать эшчәнлеге булырга тиеш түгел. Район җитәкчелеге дә бу позицияне яклый. Бу территория ял итү урыны буларак кына үсәргә тиеш, монда инвестиция проектлары булса, туризм ягыннан гына булачак. Шуңа күрә Зур Толпак күле тирәсендә сәнәгать проектлары булмаячак, - диде Азат Шамил улы.
Күлгә аеруча сакланган территориянең рәсми статусын бирү өчен барлык кирәкле документларны республиканың Экология һәм табигать министрлыгына җибәрү турында карар кабул ителгән.
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ