

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге офисында узган бу чарада Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов та катнашты. Очрашу берничә кешегә конгресс бүләкләрен тапшырудан башланды. Дүрт бүләкнең өчесе агымдагы елда үзенең 30 еллыгын билгеләгән “Өмет” гәзите хезмәткәрләренә тапшырылды. Гәзитнең баш мөхәррире Рәдис Ногманов, журналистлар Руфина Таҗиева һәм Рәдиф Фаткуллин Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында күрсәткән олы хезмәтләре өчен” дип исемләнгән медале белән бүләкләнделәр.
Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов “Өмет” гәзитенең иң зур тиражлы басма булуын билгеләде. Ул килүчеләрнең тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлады һәм аларга җавап бирде. Аңа күренекле дин белгече Зыя Камали йортының язмышы турында сорау бирелде.“Зыя Камали эшчәнлеген, “Галия” мәдрәсәсен ачудагы өлешен барыбыз да белә. Ул татар һәм башкортларны берләштерүгә күп көч салган шәхес. Без аның исемен мәңгеләштерү өстендә даими эшләргә тиеш”, – дип җавап бирде Азат Шамил улы.
“Габдулла Тукайның Уфага килеп Мәҗит Гафури белән очрашуына 110 ел була. Шушы ике бөек шәхеснең утырып сөйләшкән мәлен сурәтләгән һәйкәл ачсак, ике тугандаш халыкның бердәмлеген тагын да ныгытуга бер этәргеч булыр бу” дигән тәкъдим дә яңгырады.
Азат Бадранов та, Васил Шәйхразиев та бу турыда аерым утырып киңәшләшергә кирәк, диделәр. Бу һәйкәл өчен чыгымнарның бер өлешен Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алырга риза.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында агымдагы елдагы эшчәнлеккә тукталды, әлеге вакытта ил буенча барган халык санын алулар уңаеннан да фикерләрен белдерде.
–Татарлар дөнья буйлап сибелгән. Шуларның 5 миллион 300 меңе Русиядә, 3 миллионнан артыгы Татарстан белән Башкортстанда яши. Без милләтнең умыртка баганасын тәшкил итәбез. Бергә яшәдек, бергә яшиячәкбез. Ә инде халык санын алуларга килгәндә, мин ул турыда күп сөйләп тормыйм. Русия лидеры Владимир Путин: “Халык санын алуда кысылмагыз, халык үз гаиләсен үзе белеп яздырсын”, – диде. Моның өчен җанисәп бюллетенын “Дәүләт хезмәтләре” аша онлайн үзең тутыра аласың. Андагы “тел”, “милләт” дигән сораулар бик мөһим. Монда үзеңне һәм дәүләтне алдау кирәкми. Җанисәп дип ике тугандаш республика арасында дуслыкны бозмаска кирәк. Халык санын алулар үтеп китәр, аннан без ничек бер-беребезнең күзенә карарга тиеш. Шуңа күрә дус булып уздырырга кирәк, көчне берләшүгә юнәлтергә кирәк”, – диде ул. Бу чыгыштан соң Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның сүзләре искә төште. Исегездәдер, 2019 елның 17 апрелендә Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре ачылды. Чара кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. “Татарстан, Башкортстан – Русиядә алда барган төбәкләр. Безнең бүлешер нәрсәбез юк, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә генә кирәк. Башкорт белән татардан да якын кеше юк. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез бер. Шул ук вакытта без үзебезнең татарлыгыбыз турында, башкортлар үз киләчәге хакында уйларга тиеш, аның турында башка кеше уйламый, татар-башкорт кына уйлый ала. Безнең уйларыбыз бер. Бергә мәктәпләребезне булдырырга, динебезне сакларга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу тәкъдимнәрнең кайберләре тормышка ашырыла башлады да инде. Васил Шәйхразиев Чаллы шәһәрендә башкорт мәктәбе ачылу турында сөйләде.
Татарстан һәм Башкортстан премьер-министры урынбасарлары бергә булган чакны файдаланып, башка сорау һәм тәкъдимнәр дә яңгырады.
Мәсәлән, Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева әдипкә Казанда һәйкәл кую кирәклеген күтәрде. Вәсил Шәйхразиев бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген әйтте. Азат Бадранов: “Мәҗит Гафури – татарлар өчен дә, башкортлар өчен дә бердәй мөһим шәхес. Бу шәхесләр белән безгә берләшергә кирәк. Көчне бәхәскә түгел, чынлап торып берләшүгә юнәлтергә кирәк”, – дип ассызыклады. Таҗетдин Ялчыгол, Даян Мурзин исемнәрен мәңгеләштерү буенча да сораулар булды. Башкортстан телевидениесендә 20 ел дәвамында “Рәйхан” тапшыруын алып барган, бүген шул исемдәге клуб җитәкчесе Халисә Мөхәмәдиева, Башкортстан телевидениесендә татарча тапшыруны кайтаруны сорады.
Гомумән, очрашу дусларча мөгамәләдә үтте. Мондый очрашулар, аралашулар республикаларны, халыкларны якынайта, матур эшләр башкаруга юл ача. Мисал итеп, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры каршында Габдулла Тукайга, ә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылуын атарга була. Алда безне тагын да матуррак эшләр көтсен.