Авыллар хәлен, авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен, тын алышын, борчылу-шатлыкларын белим дисәң, авыл биләмәсе башлыгын күреп сөйләш. Бу - йөз кабат сыналган хакикәт. Шуңа күрә, командировкаларга баргач, без иң беренче чиратта авыл хакимияте башлыгының ишеген кагабыз. Шушы көннәрдә Бакалы районына барырга юлга чыкканда да ниятебез шундый иде. Ләкин пандемия дигәннәре әлегә үз кануннары буенча яшәргә мәҗбүр итә. Ни дисәң дә, чирләүчеләр күп. Шуңа күрә районның тырыш, булдыклы хакимият башлыкларының берсе Гөлгенә Мәхмүт кызы Васильева белән авыл җирлегендә түгел, район хакимияте бинасында очрашып сөйләштек.
Гөлгенә ханым – тумышы белән Баймак районыннан. Бакалыга килеп, шушында төпләнеп, күпләр үрнәк алырлык итеп эшләүче “хатын-кыз сельсовет”. 27 ел укытучылык стажы булган башкорт сылуы ничек “силсәвит” булып киткән? Эшләре ничек бара? Очрашуга ничек килеп җиткән?
Танышып хәл-әхвәлләр сорашкач, шул ачыкланды: Гөлгенә Мәхмүтовна машинаны үзе йөртә икән. “Водитель булса да, башлыча үзем йөрим, - диде ул елмаеп. – Авыл биләмәсе территориясендә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә бит, я су башнясы белән проблема туа, я урамнарны яктырту, я ремонт эшләре...”
Гөлгенә ханым җитәкләгән авыл биләмәсенә 4 авыл карый – Боҗыр, Корчай, башлыча пенсионерлар яши торган Александровка һәм Салкын Чишмә. Соңгысында ике генә кеше яши икән. Калганнары - дачниклар. “Шулай булса да, җәйләрен отпускка кайталар анда, балалар кайтып тула...” дип аңлатты ул.
- Гөлгенә Мәхмүтовна, язмышның нинди җиллләре Сезне Бакалы якларына алып килде? Сез бит Баймак кызы, – дип сорамый түзмәдек.
- Әйе, мин Баймак районы Яңгазы авылы кызымын. Нинди җилләр дип ни, язмыш инде. Сибай педучилищесында укыдым, - дип аңлатты ул. – Гаиләдә җиде бала үстек. Мин - бишенчесе. Укуны тәмамлагач, ул елларга хас булганча юллама бирделәр. Элек шулай иде бит – юлламаны кайсы районга бирәләр, шунда эшкә барырга тиешсең. Шулай итеп, мин дә, яшь укытучы, юллама буенча Бакалы районына эшкә килдем. Бу - 1987 ел иде. Килгәч, районның мәгариф бүлегендә: “Безгә инспекторлар кирәк, эшкә монда калыгыз”, - диделәр. “Юк, - мин әйтәм, - башта авылда укытучы булып эшләп карыйм әле”. Бакалыда ул елларда кадрлар кытлыгы иде. Яңа мәктәп төзеделәр. Район мәгариф бүлеге мөдире бик яхшы кеше булды. Яңа мәктәпнең бер ягын миңа фатир кебегрәк тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Корчай дигән керәшен татарлары авылында эш башладым. Укыту рус телендә булганлыктан, мин дә русча укыттым. Барлыгы мәктәптә 27 ел эшләдем.
Хезмәт юлын башлаган елларын Гөлгенә Мәхмүт кызы җылы тойгылар белән искә ала: “Корчай мәктәбендә элекке укытучылары балаларны күбрәк татар телендә укыткан. Укучылар рус телен бик аңламыйлар иде. Нәтиҗәдә, миңа татар телен өйрәнергә туры килде...”
Чыннан да, Гөлгенә Мәхмүт кызының менә дигән иттереп татарча сөйләшүен ишетү бик күңелле булды. Сер түгел, читтән килгән яшь, булдыклы, чибәр укытучыны авыл егетләре күз уңыннан ычкындырмаучан – кәләш итеп алырга гына торалар. Монда да шулай булган. Гөлгенә Мәхмүт кызының тормыш юлдашы урманчылыкта водитель булып эшләгән, афганец. Армия сафларыннан кайтуына бер ел да тулмаган егет укытучы кызга күз сала. “Йортлары да мәктәп янында гына иде. Кәләш итеп алды да, еракка җибәрмәде”, - ди елмаеп Гөлгенә ханым.
Менә шулай башкорт кызы белән керәшен егете бер-берсен ошатып, чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә корып җибәргәннәр. Өч балага гомер биргәннәр. Бер уллары полиция бүлегендә эшли, кызлары М.Акмулла исемендәге педуниверситетта укып, логопед һөнәрен үзләштергән, төпчекләре унынчы сыйныфта укый. Гаилә башлыгы әлеге вакытта себердә вахта ысулы белән йөреп эшли. “90 елларда авыр вакытлар башлангач, урманчылык та ябылды. Балаларны укытырга, аякка бастырырга кирәк дип, ирем себергә йөреп эшли башлады. Әле дә шул рәвешле эшли” ,– дип аңлатты ул безгә гаилә хәлләрен.
Егерме җиде ел буе мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле укытучы ничек авыл биләмәсе башлыгы булып киткән? Яңа вазифа, зур җаваплылык куркытмаганмы? Эшне нидән башлаган? Шушы сорауларны бирергә ашыктык.
- Балалар саны кими башлады, кемдер укытырга, кемдер эштән китәргә тиеш булып чыга, шулай бит? “Выслуга” ала башлагач, бергә эшләгән хезмәттәшемә “син эшләрсең” дидем. Моннан тыш, мине Боҗыр мәктәбенә дә башкорт теле укытучысы итеп чакырганнар иде. Теләк булганда эш табарга мөмкин иде. Ләкин язмыш кушуыдыр инде – хакимияткә бер килүемдә район башлыгы Александр Георгиевич Андреев авыл биләмәсе башлыгы вазифасына җаваплы кеше эзләве турында әйтте һәм шул эшкә алынырга чакырды. Мин башта каршы булдым. Шуннан уйга калдым: мин-кешеләрне, кешеләр мине белә, депутат, агитатор булдым, сайлауларны бергә үткәрә торган идек, өмәләр булса, бергә чыга торган идек. Авыл биләмәсе башлыгы эшчәнлегенең асылын төптән белмәсәм дә, күп эшләрдә актив катнашып йөрдем. Эшли алырмын, дигән уйга килдем һәм 2013 елның декабрь аенда мине шушы вазифага тәгаенләп куйдылар.
- Гөлгенә Мәхмүтовна, сез эш башлаган елларда авырырак идеме, әллә хәзер катлаулыракмы?
- Ничек кенә әйтсәм дә, элекке елларда эшләве күңеллерәк булгандыр. Чөнки ул чорда колхоз, бригада йорты бар иде. Колхозчылар эшкә киләләр, иртәләрен тирә-як гөрләп тора. Мин эш башлаганда “Новый мир” исемле колхоз, фермалар бар иде. Хәзер хуҗалык “Боҗыр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы дип атала. Халык белән эшләве җиңел дип әйтә алмыйм, ләкин эшләргә була. Күбрәк тормышны күргән үзебезнең ветераннарга, пенсионерларга таянам. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы сүзе, киңәшләре эшемдә нык ярдәм итә, чөнки бу вазифада хатын-кызга барыбер дә эшләве авырырак. Ир-ат төзелеш эшен дә аңлый, ремонт эшләре булса да, җиңелрәк төшенә. Старосталар – зур таянычым! Алар белән сөйләшми, киңәшләшми торып, зур эшләргә тотынмыйм. Авылларның үзләренең гореф-гадәтләре бар, аларны исәпкә алмый булмый. Күп еллар шушы җирлектә яшәгәч, мин дә аларны үзләштердем, хөрмәт итәм. Дини бәйрәмнәрне менә дигән итеп үткәрәбез.
Гөлгенә ханым сөйләвенчә, күп кенә күркәм эшләр башкарганнар – урындагы инициативалар программасы буенча зиратларны тәртипкә китергәннәр, “Безнең авыл” дигән проектта катнашканнар. “Бар эшебезнең нигезендә – киңәшләшү, - ди хакимият башлыгы. - Берәр объектны ремонтлаганда, әйтик, профнастил гына сатып алганда да, бергәләшеп киңәшләшәбез: нинди төстәгесен сатып алабыз? Яшелме, зәңгәрме, әллә куе кызылмы? Авылдашлар үзләре әйтәләр: мәсәлән, Корчай авылында яшел төскә өстенлек бирәләр, Боҗыр халкы зәңгәр төсне сайлады. Александровка – урыс авылы, анда да зәңгәр төсне сайладылар. Фәлән-фәлән урында агачларны кисәбезме, калдырабызмы – шуларны хәл иткәндә дә авыл халкы үз теләген җиткерә.
- Авыл биләмәсе башлыгының хатын-кыз булуының өстенлекләре дә бардыр бит? Барыбер дә йомыш белән барганда район хакимиятендә “юк” дип борып чыгармыйлардыр? – дип шаяру-катыш уены-чыны белән сорадык.
- Шунысы әйбәт – район башлыгыбыз, сорауларыгыз булса, турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итегез, шалтыратыгыз, дип тора. Ничек эшләргә өйрәтә, аңлата, киңәшләрен бирә. Александр Георгиевичның урынбасарлары да бу җәһәттән ярдәмнәреннән, киңәшләреннән калдырмыйлар. Аларның терәк-таянычын, ярдәмен һәрдаим тоеп эшлим. Һәрвакыт, хәтта отпускка киткәндә дә, я туган районыма барып кайтырга булганда да элемтәне өзмибез. Бер атна булмыйммы, ун көнме – ул вакытта мине эшләр белән идарә итүче алыштыра. Аңа эшләр буенча аңлатасын аңлатып, киңәшләр биреп калдырам. Чөнки без үзебезгә ышанып тапшырылган авыллар, анда яшәгән кешеләр өчен җаваплы. Прививкага кагылышлы сораулар, ничек итеп мошенниклар корбаны булмаска, ут-күздән саклану – үзебезнең авыл биләмәсенә караган һәр авылга барып, барысы буенча да аңлату эшләре алып барабыз.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Авылларда, юк юк та, күңелне борчыган күренешләр очрап тора бит: урлашулар, эчкечелек, гаиләдә низаг чыккан очраклар булырга мөмкин. Авыл биләмәсе башлыгы буларак, Гөлгенә Мәхмүтовна шундый күренешләрне күз уңыннан ычкындырмыймы?
- Юк, әлбәттә, контрольдә тотабыз, - диде ул. – Безнең үзебезнең җәмәгать советы бар. Шундый хәл туган икән, гаепле кешене авыл биләмәсенә чакыртабыз. Килмәсәләр, өенә барам. Педагог буларак, миңа кеше белән уртак тел табуы авыр түгел. Җайлап-җайлап кына аңлатып, киңәшләр биреп, әңгәмә ахырында каты гына итеп әйтеп куярга туры килә. Һәм бу үз нәтиҗәсен бирә. Бервакытта да, элекке заманнарга хас булганча, өстәл сугып сөйләшү юк. Авыл хакимияте башлыгы этикасы дигән нәрсә бар - мин тавышымны күтәрмәскә тырышам. Шул ук вакытта кешеләрнең хөрмәтен сизеп-тоеп торам. Шуңа күрә дөрес юлдан барамдыр, дөрес тактика белән эшлимдер дип уйлыйм. Тагын шунысы сөенеч - читтә яшәгән авылдашлар нык ярдәм итә. Аларга нык рәхмәтлемен! Алар, кирәк булса, төзелеш материаллары, буяулар, көрәк-тырмалар белән, акчалата да ярдәм итәләр. Без шул акчаларга бик күп файдалы әйберләр алабыз.
Менә шундый җылы, фәһемле сөйләшү килеп чыкты Гөлгенә Мәхмүт кызы белән ике арада. Зур җаваплылык таләп иткән эшне укытучыларга хас тырышлык белән башкаручы, үзенә ышанып тапшырылган кешеләр мәнфәгате белән эшләүче, гаиләсендә дә үрнәкле әни һәм хатын-кыз булган Гөлгенә ханым соклану тудырды. Карап торуга ул бик сабыр, тыныч. Бәлки, шушы сабыр холкы аның иң зур ярдәмчеседер? Ничек кенә булмасын, уңышлар һәм имин көннәр телибез Сезгә, Гөлгенә ханым.
Руфина Таҗиева.
Бакалы районы.