

Башкортстаннан АКШка 11 тонна бал экспортлаган. Шул ук вакытта республиканың Россельхознадзор идарәсендә алты партия бал тикшерелгән.
Башкортстан балының барлык партияләре дә чит илгә озатылыр алдыннан контроль үткән һәм Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан документлаштырылган.
АКШ – Русия балы белән сыйланучы иң зур сатып алучыларның берсе. Үткән елда да Башкортстаннан балның зур булмаган партияләрен чит илләргә озаткан иделәр.
«Чәчкә балының барлык партияләре Германиянең Бремен шәһәрендәге Quality Services International GmbH халыкара лабораториясендә тулысынча тикшерелгән һәм импортер илнең таләпләренә туры килә”, - диләр Россельхознадзорның төбәк идарәсендә.