

Картаямыни ул йөрәк?
Чакмагыш районы Рәҗәп авылында яшәүче Зөлфә һәм Ширкәт Богдановлар 50 ел үрнәкле гомер итә. Шушы көннәрдә авыл хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхипгәрәев, Рәҗәп һәм Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны “Алтын туй”лары уңаеннан өйләренә килеп тәбрикләде.
Котлауның рәсми өлешеннән соң, юбилярларга музыкаль күчтәнәчләр дә бүләк булды. Авыл хакимияте тарафыннан мондый зур игътибар парлы гаиләнең хәтереннән бер дә җуелмас, алар бик шат калды.
Зөлфә апа белән Ширкәт абый гомерләрен тырыш хезмәткә багышлаган үрнәкле гаилә. Аларга арытаба, гомер көзләрендә дә тигез адымнар белән, озын-озак бергә атлап барырга язсын.
Мондый чараларны Иске Сөрмәт (Рәҗәп авыл хакимиятенә карый) авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рүзилә Нәфыйкова яратып һәм ихлас күңелдән оештыра. Пандемия вакытында клубларга җыелу тыелды. Иҗатка гашыйк җаннар күрсәтмә көтеп ятмый, алар онлайн-концертлар әзерләп, авыл халкына күңелле мизгелләр бүләк итә.
Күптән түгел, укытучылар көнендә хакимияткә караган авылларда гомер итүче иң өлкән яшьтәге ветеран-укытучыларны тәбрикләделәр. 1 октябрь – Өлкәннәр көне, Республика көне уңаннан авылдашларына шундый хөрмәт күрсәтеп, җырлы-моңлы күчтәнәчләр өләштеләр. Бер бәйрәмне дә читтә калдырмыйлар. Яңа елда исә, клубы булмаган авылларда кар өстендә ут чыгарып биеп, сала өстенә моң таратып, җырлап, кешеләргә шат кәеф бүләк итәләр.
Оператив, кешелекле, концерт төркемендә тынгысыз оештыручы, җырчы Рүзилә белән сәләтле егет-кызлар эшли. Рәҗәп авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рифир Галиуллин үзе гармунда уйный, үзе җырлый. Альбина Нургалиева белән Альмира Әлмиева да бик матур тавышлы җырчы кызлар. Иҗатсыз бер көн дә торалмый бу якты күңелле изге җаннар. Ялгызларга җан җылысы, парлыларга пар шатлык бүләк итеп, авылларга ямь өстәп, мәдәниятне саклап, үз бурычларын яратып башкара алар. Ә якташлары аларны һәр очракта шатланып көтеп ала. Мондый артистлары булган авылда кешеләр онытылмый, сыңар канатлылар да ялгызлык тоймый илһамланып яши.