Җәмгыять
29 октябрь 2021, 16:28

Карточка кертү кирәкме?

Яки күптән кабул ителәсе канун нигә дистә елларга сузылып килә?

Карточка кертү кирәкме?Карточка кертү кирәкме?
Карточка кертү кирәкме?

Соңгы елда, коронавирус пандемиясе шаукымында, азык-төлек карточкалары кертү кирәклеге турында тәкъдимнәр ешайды. Бу уй инде төрле дәрәҗәдә 10 елдан артык күтәрелә килә. Әлеге мәсьәлә беренче тапкыр 2008 елдагы бөтендөнья финанс кризисыннан соң күтәрелгән иде.

Ул вакытта ил халкы бик күп акчаларын югалтты. Банклардан кредит алган кешеләргә бигрәк тә авырга туры килде. Азык-төлеккә һәм көнкүреш товарларына хаклар кинәт үсеш алды. Халык яңа хакларга күнегә башлау белән җитәкчеләр аз керемле кешеләргә азык-төлек карточкасы бирү тәкъдимен тизрәк онытырга тырыштылар.Икенче зур күтәрелеш 2014 елның азагы 2015 ел башларында булды. Ул вакытта 1 доллар 30 сумнан кинәт 60 сумга күтәрелде. Бу 100 процентка арту дигән сүз. Шул ук вакытта Үзәк Банк та, Хөкүмәт тә еллык инфляция нибары 12 процент тәшкил итә дигән бәяләмә бирделәр. Русия статистика комитетының һавадан алынган сан-күрсәткечләре халыкның ачуын кабарта башлады, банклардан доллар белән кредит алган кешеләр зур бурычка  батты. Чөнки 100 процентка үскән долларны шулай ук кайтарырга кирәк  иде бит. Меңнәрчә кешеләргә тиздән ачылачак яңа фатир ишекләре мәңгелеккә ябылды. Булачак фатир хуҗалары, суд юлында йөреп, бурычларны киметүне сорап банкларга гаризалар яздылар. Тик ул бурычларны бераз кичектереп торуга гына килешә алдылар.  Бу кичектереп торулар да алар файдасына булмады, әлбәттә. Чөнки доллар 60 сумнан 70, аннары 78 сумга кадәр күтәрелде.

Узган елда коронавирус пандемиясе аркасында 3 айлык карантин кертелгәч, азык-төлек белән ярдәм итү оештырылды. Апрель-май айларында Башкортстанда аз керемлеләргә азык-төлек җыелмасы таратыла башлады. Ул вакытта әле вице-премьер, хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова 72 мең мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмасы тараттык дип хисап тотты. Димәк, иртәгәдән азык-төлек карточкалары таратырга дигән канун гамәлгә кертелсә, алар безнең республикада, кимендә, шушы 72 мең гаиләгә таратылырга тиеш булыр иде.

Республикада сентябрь аена азык-төлеккә хаклар 9,6 процентка артканлыгы игълан ителде. Бу – статистика комитеты күрсәткән саннар. Кибетләрдә һәм базарларда без бөтенләй башка саннар күрәбез. Мисал өчен, үткән атнада башкалабызда оештырылган авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсендәге хакларны китереп узам. Бәрәңгенең хакы – 40-45 сум, кишер – 40-45, суган 22-28 сумнан сатыла. Узган ел ярминкәләрдә бәрәңге – 18-20 сум, кишер –15-18, суган 12-14 сум тора иде. Күрүегезчә, хаклар 100 процентка арткан. Шул ук вакытта азык-төлеккә хаклар 9,6 процентка артты дигән мәгълүмат бирелә. Ә бит болар – аз керемле кешеләрнең иң төп ризыклары. Димәк, икътисади кризис таягының авыр башы янә иң мохтаҗлар җилкәсенә төшәчәк. Һәм мондый хәл тулаем ил күләмендә күзәтелә.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы: “Быел 2,2 миллион тонна бәрәңге уңышы җыеп алынды.  Бу узган елга караганда 20 процентка азрак”, – дип белдерде. Уңыш 20 процентка гына ким булгач, бәрәңгегә хак та 20 процентка үсәргә тиеш. Нигә 100 процентка арта соң ул?

Кризисның иң югары ноктасы вакытында хөкүмәт җитәкчелеге дә, депутатлар да азык-төлек карточкалары кертү кирәклеген искә төшерә. Тик хәлләр аз гына җиңеләйдеме, бу уйдан кире кайталар. Имеш тә, азык-төлек карточкаларын кертү Советлар заманындагы талоннар белән чагыштырып карауга китерәчәк, дигән сылтау табалар. Моңардан куркырга да, оялырга да кирәкми, ди алдынгы карашлы икътисадчылар. Бай Европа илләрендә дә, АКШ дәүләтендә дә азык-төлек карточкалары таратыла, ә безгә оят, янәсе... Ил Президенты Владимир Путин: “Хөкүмәтнең төп бурычларының берсе –ярлылыкка каршы көрәш. Хәерчелек – илнең иң беренче дошманы” – дип чыгыш ясады Дәүләт Думасының яңа составы белән очрашуда.

Әйткәнемчә, азык-төлек карточкалары яки сертификатлар кертү  2008 елдан алып һәм төрле даирәләрдә яңгырый. Хәтта закон проекты эшләнә. Әмма бу законның хәтта проекты да Дәүләт Думасы укуларына барып ирешә алмый. 2014 елда илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу закон проектына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертә. Чөнки вәзгыять шуңа китереп тери. Бу чорда Украина тирәсендәге хәл кискенләшә, нефть бәясе түбән тәгәри, Русия сумы ярты бәясен югалта һәм социаль ярдәм проблемасы бик кискенләшә. Министрлык яңартылган закон проектын Хөкүмәткә тапшыра, әмма 2018 елда каралган өч еллык бюджетта аңа акча табылмый. Бөтенрусия сораштырулар үзәге мәгълүматлары буенча, 2008 елда Русия гражданнарының – 51, 2009 елда – 62, 2019 елда 78 проценты азык-төлек карточкалары кертүне хуплаган. Димәк, шулкадәр халык үзен азык-төлек җыелмасына мохтаҗ дип исәпли.

Шул ук вакытта халыкта, әгәр дә дәүләт азык-төлек карточкалары кертергә ниятли икән, димәк безне товарларга дефицит, ачлык, гиперинфляция көтә дигән курку калган. Чөнки СССР таркалу алдыннан нәкъ әлеге хәлләр күзәтелде. СССРда азык-төлек һәм башка товарларга дефицит килеп туу нәтиҗәсендә талоннар кертелде.

Бу талон системасы  яхшы тормыштан гамәлгә кертелмәде, әлбәттә. Җитештерү белән сорау арасындагы бәйләнеш юкка чыга. Кешеләргә көнкүреш техникасы, машиналар, мебель, китаплар, кием-салым җитешми. Болары юклыгына түзеп тә булыр иде, әмма азык-төлек дефицитка әйләнсә, халыкның саруы кайный башлый. Ит һәм колбасага чиратлар тезелә. Кибет киштәләре бушый, ит җитештергән авыл халкы шәһәргә барып колбаса сатып алырга мәҗбүр була. Күп товарлар “астан” сатыла башлый, ә кибет директорлары иң хөрмәтле кешегә әверелә.

Әнә шулай ирексездән талон системасы кертергә туры килә. Ул талонны югалтсаң – ачы кайгы, вакытында үзләштермәсәң, ул “яна” һәм берни алалмыйсың. Азык-төлек талоннарын һәм адреслы азык-төлек карточкаларын яки сертификатын бердәй бәяләп булмый, әлбәттә. Талоннар ул дефицитны капларга, җитешмәгән ризыкны һәм товарларны чагыштырмача тигез итеп өләшер өчен генә кулланыла. Ә карточка һәм сертификатлар чынлап та мохтаҗларга дәүләт ярдәме буларак бирелә. СССР заманында да, әле дә бездә федераль закон нигезендә андый ярдәм күрсәтелми. Яшәү минимумының бик түбән дәрәҗәдә булуы илдә ярлылар санын киметми, киресенчә, арттыра гына бара. Беренчедән ул, кимендә, ике тапкыр югарырак булырга тиеш. Икенчедән, керем шул килеш кала бирә, ә чыгымнар ай саен үсә бара.

Русия Җәмәгать палатасының агросәнәгать комиссиясе җитәкчесе Юлия Оглоблина: “Хезмәт хаклары шул килеш калып, азык-төлеккә хаклар алга таба да үсә барса, карточкалар кертми мөмкин булмаячак”, – дип чыгыш ясады.

Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Сергей Катырин азык-төлек карталары буенча закон проекты Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Владимир Кашинга җибәрелгәнлеген дип белдерде.

-  Эшсез һәм авыр  матди хәлдә калучыларга, керемнәре яшәү минимумы һәм аннан да кимрәк булган балалы гаиләләргә максатлы азык-төлек картасы бирү зур ярдәм була алыр иде. Без бу турыда 2014 елдан бирле сөйлибез. Мондый гаиләләргә аена 3 мең сум акча бәрабәренә карта бирү ил казнасы өчен әлләни авырлык тудырмаячак. Моның өчен аена – 9, ә елына 81 миллиард сум акча кирәк булачак. Шул ук вакытта бу акчаларны бары тик үзебезнең ил авыл хуҗалыгы товарлары сатып алуга тотынып булачак. Нәтиҗәдә, бу акчалар авыл хуҗалыгын үстерүгә дә зур файда китерә алыр иде, – диде Сергей Катырин.

Әйткәндәй, 2020 елның ноябрь аенда Бөтенрусия халык фронты “Русь” азык-төлек хәйрия фонды белән берлектә Владимир, Ростов өлкәләрендә һәм Санкт-Петербург шәһәрендә максатлы карталар булдырды. Әлеге карталарга ай саен 1 мең сум акча күчә. Бу акчага макарон, май, сөт ризыклары, яшелчә- җимеш сатып алырга мөмкин. Ульяновск өлкәсендә максатлы карталар 2015 елдан авыр матди хәлдә калган гаиләләргә һәм ялгыз яшәүчеләргә бирелә. 2020 елдан бу карталар 3 яшькәчә баласы булган гаиләләргә дә бирелә башлаган. Ульяновск өлкәсе бай төбәкләр исемлегендә түгел бит, югыйсә. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы: “Быел 2,2 миллион тонна бәрәңге уңышы җыеп алынды.  Бу узган елга караганда 20 процентка азрак”, – дип белдерде.

Уңыш 20 процентка гына ким булгач, бәрәңгегә хак та 20 процентка үсәргә тиеш. Нигә 100 процентка арта соң ул?

Башкортстан хөкүмәте рәисе Андрей Назаров социаль мөһим азык-төлек хакларына күзәтчелек итәчәк махсус эш төркеме булдыру хакында күрсәтмә бирде. Бу эшче төркемгә авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлары, монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе, яшелчәләр союзы рәисе, Башкортстан сәүдә ассоциациясе җитәкчесе керде. Эшче төркемгә республиканың икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелек итәчәк. Бу яхшы хәбәр, әлбәттә. Ләкин хакларны һәрчак авызлыклап торып кына хәлне  яхшы якка үзгәртеп буламы? Авыл хуҗалыгы кооперативларының чыгымнары да көннән-көн арта бара бит. Аларга да ничектер керем алырга кирәк. Шуның өчен дә илнең Сәүдә-сәнәгать палатасы авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидияләрне арттырырга, ә мохтаҗларга азык-төлек карталары бирү кирәклеген кат-кат тәкъдим итә. Дәүләт Думасы депутатларының да күпчелеге моны хуплый. Тик нигәдер закон проекты алты ел дәвамында беренче укуга да кертелми. Ни өчен шулай?

Фото:news.obozrevatel.com

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас