Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2021, 12:50

Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә

"Кызымны да бу һөнәргә өйрәтеп үстердем",  - ди Венера ханым.

Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә

Галимнәр бәйләм бәйләүне кәефне яхшырта торган шөгыльләрнең берсе дип саныйлар. Куллар ярдәмендә кабатланып торган, бертөрле хәрәкәтләр стресстан коткара, башны кирәкмәгән авыр, бәйләнчек уйлардан арындыра икән. Безнең татар һәм башкорт хатын-кызлары элек-электән кич утырып бәйләм бәйләгән, чигү чиккән. Тик алар бу турыда белдеме икән?

Бүгенге көндә дә бәйләм осталары бик күп. Шуларның берсе Дүртөйле районының Әсән авылында яшәүче Зөбәерова Венера.

Минем картәнием оекбашлар бәйли иде. Кул эшләренә мәхәббәт аңардан килгәндер дип уйлыйм. Мәктәптә укыганда кул эшләре түгәрәгенә йөрдем. Үсә төшкәч кич утырганда да, буш вакыт булганда да кулда бәйләү энәсе булды.  Белгән һөнәр онытылмый, дигәндәй, бәйләргә әле дә бик яратам. Кызымны да бу һөнәргә өйрәтеп үстердем. Көзге яңгырлы көннәрдә, кышкы озын кичләрдә, кулга энә алуга тынычланып китәсең, үзең генә белгән бер сихри дөньяңа чумасың. Оекбашлар, тапочкалар, киемнәр бәйләргә яратам, чәчәкләр дә бик матур килеп чыга – алар өйнең яме булып торалар, – ди Венера ханым.

Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Кул эшләренә мәхәббәт картәнисеннән килә
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: