Җәмгыять
25 октябрь 2021, 16:11

Туган ягының игелекле улы

“Атайсал” –“Кече Ватан” проекты Чакмагыш районында.

Туган ягының игелекле улыТуган ягының игелекле улы
Туган ягының игелекле улы

“Атайсал” –“Кече Ватан” проекты Чакмагыш районында.

 

“Олы өйгә ни кирәк, бәләкәй өйгә шул кирәк!”  Бу халык әйтеме «Атайсал» -«Кече Ватан» республика проекты игълан ителгән көннән соң үзенең никадәр дөрес әйтелгәнлеген танытты. Чөнки шушы проект старт алган көннән башлап, төрле – бәләкәй һәм зур авылларда бик күп изге эшләр башкарылды. Газиз туган авылы яшәешенә зур, матур үзгәрешләр кертүчеләр бу проектны көтеп ятмады, билгеле. Әмма ул шундый туган ягына тугры балаларын бөтен республикага күрсәтергә форсат бирде. Ә андый фидакарь җаннар турында без бик теләп язабыз.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы"  авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Вадим Соколов  шундый туган як, кече Ватан җанлы кешеләрнең берсе. Туган ягы - Чакмагыш районының Юмаш авылы булса да, ул күптән инде туган авылын гына түгел, ә бөтен Чекмагыш районын төзекләндерүгә дә зур көч кертә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый программа буларак барлыкка килгәч Вадим Васильевич “Атайсал” проектын иң актив күтәреп алучыларның берсе булды.

"Вадим Васильевичның кече Ватаны өчен күпме эш башкарганын санап бетерерлек түгел. Тынгысыз, олы йөрәкле, юмарт ул.  Бүгенге көндә безнең районда 42 проект (гомум суммасы 40 миллион сумнан артык) тормышка ашырыла, шуларның 31е – төгәлләнгән. Иң күп проектларны Вадим Соколов тормышка ашырды, – диләр районда.

 Чакмагыш районында  42 проект (гомум сумма) гамәлгә ашырыла. Аларның  
31 – төгәлләнгән.
Иң зур проектларга (37212000 сумлык 13 проект)  Вадим Васильевич тотынды. Унысы тәмамланган, тагын өчесе ахырына җитеп килә.

Алар арасында:

  1. Юмаш урта мәктәбен санлы лаборатория белән тәэмин итү - 180000,0
  2. Чакмагыш 1 санлы мәктәбенә ашханә җиһазлары – 260000,0
  3. Рапат авылына асфальт юл – 2400000,0
  4. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашу – 10000,0
  5. Чакмагыш район үзәген давылдан соң төзекләндерүгә иганәче ярдәме – 6000000,0
  6. Велоспорт буенча БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты В. Соколов исемендәге призга ачык ярыш - 20000,0
  7. "Метеор" хоккей командасына форма – 150000,0
  8. Иске Почкак авылында Ш.Сәлихов урамын төзекләндерү – 15000000,0
  9. Юмаш авылы ял һәм мәдният паркында фонтан урнаштыру – 3100000,0
  10. Рапат авылының Салават урамында юл һәм күпер төзекләндерү – 9400000,0
  11. Чакмагыш мәчетенә манара – 100000,0
  12. Социалистик хезмәт Герое Ринат Йосыповка бюст кую – 550000,0
  13. Яңа Балак авылында сугышта катнашкан яугирләргә, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына стела ачу –100000,0
  14. Калмашбаш авылы мәктәбе ашханәсенә савыт-саба сатып алуда ярдәм - 42000,0.
    “Рапат авылы өчен санлы лаборатория сатып алу укучылар өчен зур шатлык булды. Хәзер без компьютерлаштырылган тәҗрибәләр үткәрә алабыз. Ә бу - табигый фәннәрне өйрәнүнең мөһим өлеше. Эксперимент табигатьне танып-белүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Физика, химия, биология кебек фәннәр теоретик яктан гына өйрәнелә алмый, аларга, һичшиксез, гамәли ярдәм кирәк. Вадим Васильевич ярдәмендә укучылар хәзер гамәлдәге законнарның гаделлегенә үзләре инана ала", - ди Рапат урта мәктәбе директоры Гөлшат  Хөсәенова.

 

 

Туган ягының игелекле улы
Туган ягының игелекле улы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас