Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2021, 20:10

Яшьләр тарихны белеп үсәргә тиеш

Бүген Краснокама районының Яңа Актанышбаш авыл мәдәният йортына 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы тапшырылды.

Яшьләр тарихны белеп үсәргә тиеш
Яшьләр тарихны белеп үсәргә тиеш

Бүген Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин исемендәге авыл мәдәният йортына 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын тапшыру тантанасы булды.

Шәйморатлыларга багышланган мемориаль такта нәкъ бер ел элек куелган иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев — 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылар. Алар икесе дә Яңа Актанышбаш авылында туып-үскән. Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такта мәктәп бинасында урнаштырылды. 2020 елның апреленнән уку йорты аның исемен йөртә башлый.

112нче Башкорт кавалерия дивизиясе даны Советлар Союзы Герое Мингали Шәйморатовка туган ягына кайтканнан соң икенче сулышын ала. "Бөтендөнья башкорт корылтае" Президиумы рәисе, VІІІ чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова бу тантананың ничек әзерләнүе турында сөйләде. "Бүген 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын авыл мәдәният йорты сәхнәсенә чыгардылар - бу бик зур вакыйга. Бөтендөнья башкорт корылтае быелгы елны тарих елы дип игълан итте, гореф-гадәтләр, хәтирәләр яңартылды. Соңгы вакытта тарихи фактларны бозу очраклары ешайды, аларны дөрес булмаган интерпретацияләү борчый. Без үсеп килүче буынга дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Горурланырлык кешеләр янәшәбездә генә. Бүгенге чара нәкъ менә шул хакта. Без үз геройларыбыз, тарихи шәхесләр турында күбрәк сөйләргә тиеш. Ә икенче бурыч - архивлар белән эшләү, шәҗәрә төзү», — диде Эльвира Аиткулова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: