Җәмгыять
22 октябрь 2021, 12:23

Кан белән язылган законнарны да үтәмәүчеләрнең битарафлыгы аптырата

Кызганычка каршы, без еш кына аларны да санга сукмыйбыз.

Кан белән язылган законнарны да үтәмәүчеләрнең битарафлыгы аптыратаКан белән язылган законнарны да үтәмәүчеләрнең битарафлыгы аптырата
Кан белән язылган законнарны да үтәмәүчеләрнең битарафлыгы аптырата

Көнгә чыксаң, юллардагы аварияләр хакында хәбәрләр килә башлый. Аварияләр вакытында сабый гына балаларның имгәнүе яки һәлак булуы аеруча җанны өшетә. Ни кызганыч, балаларның зәгыйфь калуында яисә үлемендә беренче чиратта аларның иң якын кешеләре, ата-аналары гаепле була.

Агымдагы елның 9 аенда ил буенча аварияләрдә 414 бала һәлак булган, 6815 бала авыр тән җәрәхәтләре алган, күбесе гомерлеккә гариплеккә дучар булган. Үлүче һәм гарипләнеп калган балаларның 65 проценты махсус урындыкларга  утыртылмаган, 12 яшьтән өлкәнрәкләре иминлек каешы белән эләктерелмәгән булган. Күптән түгел Нуриман районында булган авариядә алты кеше тән җәрәхәтләре алды, шуларның өчесе – балалар. ВАЗ -2115 автомбилендә утырган 2, 9, һәм 10 яшьлек кызлар, аларның әти-әнисе һәм картәнисе юл һәлакәтендә зыян күргәннәр. Машина йөртүче 35 яшьлек әти кеше йөк машинасын узарга чыккан җирдән идарә итүне югалта һәм юл астына төшеп китә. Машинада каза күрүчеләрне дәваханәгә озаталар. ЮХХДИ идарәсе хәбәр итүенчә, кызлар бала йөртә торган махсус урындыкларга утыртылмаган була. Бу аңлашыла да, машина эчендә 5 кешегә генә урын исәпләнгән, ә анда 6 кеше булган. Гомумән, бу машинаның арткы, пассажирлар өлешенә нибары ике махсус балалар утыргычы гына урнаштырып була. Авариянең сәбәпләрен ачыклауны тикшерү комитетының үзәк аппараты үз өстенә алган.

Балалар күпләп зыян күргән очракларда юл һәлакәтенә игътибар бермәбер арта. Тикшерүләр  була, кырыс кына җәзалар турында да ишетеп торабыз. Әмма вакыт үтү белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү генә кабатлана. Иминлек каешын эләктермәү һәм балаларны махсус урындыкка утыртмау сәбәпле алар авыр тән җәрәхәтләре алып гомерлеккә зәгыйфь булып калалар. Ни кызганыч, үлем очраклары да бихисап. Водительләрнең һәм ата-аналарның битарафлыгы  һәм игътибарсызлыгы мәңгегә үкенчекә калырлык һәлакәтләргә китерә. Кан белән язылган законнарны да ник үтәмибез соң без? 

Белүегезчә, 2007 елдан алып 12 яшькә кадәр балаларны машинада махсус урындыксыз йөртергә Федераль закон нигезендә  рөхсәт ителми. Моның өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. Әлеге закон чыккан гына мәлендә мин дә штрафка эләгә яздым. Ниндидер эш буенча, үзем генә , туган авылыма кайтып килергә кирәк иде. Район үзәген үтеп  безнең якка чыккан җирдә ике кечкенә кызы белән бер хатын утыртуны үтенеп кул күтәрде. Тышта көзге ай, көчле җил һәм яңгыр сибәли. Кызганып туктадым, чөнки үземнең дә яшь чакларда, студент вакытларда бу урында транспорт көтеп торып туңган чакларым аз булмады. Тик бераз ара үтүгә юл инспекторлары туктатып балаларның махсус урындыксыз  булуын күреп алдылар. Алар яңарак үз көченә кергән законны искә төшереп, протокол төзергә җыена башладылар. Ана кешенең балаларның нык өшегәнлеген, “протокол төземәгез инде” дип күз яшьләре белән ялваруыннан соң гына безне җибәрделәр.

Шул вакыттан соң юлда басып торган балалы аналарны күреп кызгансам да, үтеп китәргә туры килә. Закон булгач, үтәлергә тиештер. Ул вакытларда әле махсус урындыкларны табу, сатып алу да четрекле иде. Закон гамәлгә кергәннән алып 14 ел вакыт үтеп киткән, әмма махсус утыргычларны куллану законы әле булса тулысынча үтәлми. Нәтиҗәдә, балалар һаман һәлак була, зәгыйфьләнә. Шушы көннәрдә генә бу турыда бар дөньяга билгеле табиб, балалар хирургиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль бу хакта ачынып сөйләде.

-ЮХХДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә балалар йөртүче машиналарның 50 процентына гына махсус утыргычлар урнаштырылган. Өлкәннәрнең, ата-аналарның гамьсезлегенә исең, акылың китәрлек.

Закон яңа чыккан мәлләрдә бу утыргычларның җитешмәвен сылтау иттеләр. Соңрак алар кыйммәт дигән сәбәп таптылар. Инде аларның ниндие генә юк һәм хаклары да әллә ни кыйммәт түгел, әмма аны сатып алырга ашыкмыйлар.

Берәр туганы яки танышының баласы зыян күргәннән соң гына уйлана башлыйлар. Озаграк уйлап йөрүчеләрнең үз балалары зыян күрергә дә өлгерә. Элегрәк балалар һәм үсмерләр җәяүле чакта күбрәк машина астында калып һәлак булалар яисә гарипләнеп калалар иде. Соңгы ике елда, киресенчә, пассажир балаларның һәлак булган һәм инвалид калган очраклары күбрәк  була башлады. Безнең институт балалар хирургиясе һәм травмотологиясе өлкәсендә ил буенча иң заманча җиһазландырылган медицина учреждениесе. Иң югары белемле һәм тәҗрибәле табиблар эшли. Авариягә эләккән балаларны тизрәк (15-20 минут эчендә) дәвәханәбезгә алып килеп җиткерү өчен махсус вертолетыбыз һәрчак әзер тора. Тик балалар авария вакытында махсус утыргычка утыртылмаган булса яисә иминлек каешы белән эләктерелмәгән булса, бик зур тән җәрәхәтләре ала һәм аңа хәтта безнең  иң заманча дәваханә дә дә ярдәм күрсәтеп өлгермәгән чакларыбыз бар. Соңгы елларда ил буенча балалар туу болай да кимүгә таба бара. Шул ук вакытта, ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында меңләгән баланы югалтабыз.

Утыргыч баланың буе  һәм авырлыгы буенча дөрес сайлап алынмаган булса, ул шулай ук тән җәрәхәтләре ала.  Мисал өчен, балагызга кием сатып алганда аның үзе белән барып яраганын сайлап аласыз бит. Утыргыч сайлаганда да нәкъ шулай эшләргә кирәк. Кайбер аналар баланы үземнең алда тотып утырсам хәвефсезрәк булачак дигән фикердә. Бу төптән ялгыш фикер. Кинәт туктаганда яки авариягә очраган вакытта ана кеше үз гәүдәсе белән баласын кысып үтергән очраклар бихисап. Шуңа күрә утыргычка альтернатива юклыгын аңласыннар иде. Ерак арага барасы түгел, шуңа күрә баланы үзем генә тотып барам дип караучылар да күп. Бу да ялгыш фикер. Мисал өчен, безнең дәваханәгә кузгалганнан соң 10 метр үтүгә авариягә очрап, баланы авыр тән җәрәхәтләре белән алып килгән очрак булды, – диде Леонид Рошаль.

Мисал артыннан ерак йөрисе дә түгел. Узган елның 16 августында Авыргазы районында ВАЗ 2115 автомобиле “Мерседес-Бенц” белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә әнисе алдында утырган 4 яшьлек кыз бала һәлак була. 2019 елның 2 маенда Сибай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз “Дэу матиз” машинасы белән Магнитогорск-Ира юнәлешендә барганда юл астына төшеп китә. Ул машинасына 3 баланы утырткан була. Водитель хатын хәрәкәт вакытында бер баланың иминлек каешын каптырырга була, тик идарә итүне югалтып юл астына оча. Нәтиҗәдә, 8 яшьлек  кыз бала һәлак була, ә 5 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малай тән җәрәхәтләре ала. Соң ул иминлек каешын хәрәкәт итә башлаганчы эләктерергә кирәклеген һәрбер водитель таныклыгы алучыга ныклап төшендерәләр бит. Иң сәере шунда, һәлак булган баланың әти-әнисе икенче машинада утырган. Алар шулай итеп, җыелышып балык каптырырга китеп барган булганнар. Балаларын үзләре барган  машинага алмаган ата-ананың кылыгын берничек тә аңлатып булмый, әлбәттә.
Бүгенге көндә машина йөртүчеләрнең 15 проценты иминлек каешын каптырмый йөри, тагын 20 проценты  аны сирәк очракта гына эләктерә. Машинаның арткы утыргычларында утыручы пассажирларның  45 проценты бу таләпне үтәми.

“Иминлек каешын каптыру капма-каршы бәрелешкәндә үлем очрагын 3, ян яктан китереп бәргәндә 2, руль артында утырганда 4 тапкырга киметә. Каешны каптырмаган кеше авария вакытында машинадан чыгып очып үз машинасы астында калып та һәлак була. Арткы рәттә утыручы пассажир иминлек каешын каптырган булса ул 80 процент авариядә исән кала. Әгәр каешны эләктермәгән булса, ул алда утырган кешеләрне дә харап итә. Сәгатенә 70 чакрым тизлек белән барганда авариягә очрап, артта беркетелми утырган 6 яшьлек бала да очып чыгып алда утырган пассажирны яки водительне үтергән очраклар бар. Чөнки югары тизлек белән барганда кинәт туктау нәтиҗәсендә 6 яшьлек баланың авырлыгы 6-7 тапкырга арта, ә 80 килограммлы пассажирның гәүдәү авырлыгы 3 тонна дәрәҗәсенә җитә. Юл инспекторлары туктатканда каешлары каптырылмаган кайбер водительләр, “авария булып машинага ут капса, каешны ычкындыра алмыйча янып үлермен дип куркам”, дип акланырга тырыша. Бу да ялган фикер. Авария вакытында каешын эләктермәгән кеше башы белән бәрелеп аңын югалтырга мөмкин. Ә аңын югалткан водитель машинасына ут капкан очракта да, аннна чыга алмаячак. Каешын эләктергәне, киресенчә, аңында була һәм үзе чыга алачак. Аннары, машинага ут кабу очраклары детиктив киноларда гына еш сурәтләнә, ә тормышита исә 1 мең авариянең берсендә генә янгын чыгарга мөмкин.

Иминлек каешын каптырмаганда иминлек мендәрләре (подушка безопасности)  дә зур куркыныч тудыра, чөнки авария булган очракта каешын эләктермәгән водитель алга таба хәрәкәт итә һәм аңа каршы, сәгатенә 200 чакрым тизлектә, мендәр килеп чыга һәм аның башына бәрә. Каешын каптырган кеше үз урынында утырып кала һәм иминлек мендәрләре аңа бәрелми, киресенчә, машина руленә яки тәрәзәсенә бәрелүдән саклай,–  ди Русия автомобильчеләр союзы эксперты Дмитрий Стебаков. Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре иминлек каешларының нәтиҗәлелеген искә төшерү өчен әледән-әле аңлату эшләре алып бара. Бу язмабыз да шушы аңлату эшләренә ярдәм булыр дигән теләктән дөнья күрде. Аңлату һәм кисәтү артык булмас, минемчә. Югыйсә, бку таләпләрне үтәү барык водительләрнең дә, ата-аналарның да  иң беренче бурычы булырга тиеш. Моны барысы да аңлый булса кирәк, тик нигәдер үтәргә ашыкмыйлар. Ни өчен шулай?

Фото: aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас