Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2021, 10:06

Оста куллы Алсу

Башта ул хобби гына булса, хәзер инде аны кәсепкә әйләндергән.

Оста куллы Алсу
Оста куллы Алсу

Интернетта кул эшләренең нинди генә өлгеләре, төрләре юк. Шуңа да бүгенге заманда кул эшенә өйрәнү авыр түгелдер.  Әлбәттә, моның өчен  сәләт, теләк һәм тырышлык булырга тиеш. Шулай бар яклап килгән хуҗабикәләрнең берсе Алсу Галиуллина белән таныштырабыз.

 Алсу – Балтач районы Көнтүгеш авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач,  Башкорт дәүләт университетында белем ала, эшкә урнаша, кияүгә чыга... һәм  шулай Уфада төпләнеп кала. Алсу кечкенәдән кул эшләренә маһир була. Бервакыт ул социаль челтәрләрдә үрелгән кәрзиннәрне күреп кала да, үзе дә эшләп карарга була.  Бәйләргә, чигәргә , тегәргә яраткан кеше буларак, бу эш тә күңеленә шундук ята аның. Бал, кайнатма кебек күчтәнәчләрне матур кәрзингә утыртып бүләк итү үзенчәлекле килеп чыга, алган кеше шатлана.

 Осталык – зур байлык дип юкка әйтмәгәннәр борынгылар.  Башта Алсу өчен ул хобби гына булса, хәзер инде аны кәсепкә әйләндергән.

Туганнарны, дусларны, хезмәттәшләремне үзем эшләргән әйберләр белән шатландырырга яратам. Бүләк алган кешеләр үзләрне дә еш кына кәрзингә заказ бирәләр. Туган көннәр, тәрбиячеләр, укытучылар көне һәм башка төрле һөнәри бәйрәм җитә башласа, нәрсә бүләк итим икән дигән сорау туа. Кибетләрдә бөтен әйбер дә бар диярлек, ә шулай да, үзенәлекле бүләк эзлибез. Тәм-томнар белән бергә  үрелгән кәрзиннәр бүләк итү  - бик яхшы вариант.  Ул беркемне дә битараф калдырмый”,  – ди Алсу ханым.

 

Оста куллы Алсу
Оста куллы Алсу
Оста куллы Алсу
Оста куллы Алсу
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: