Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2021, 19:37

Халыкны нәрсә борчый?

Бүген, 20 октябрьдә, Радий Хәбиров эш сәфәре белән Караидел районында булды.

Халыкны нәрсә борчый?
Халыкны нәрсә борчый?

Бүген, 20 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Караидел районында булды. Караяр авылы халкы белән көндәлек борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Авыл халкы җитәкчегә үзәк урам юлы алама хәлдә булуына зарланды.

– Алдагы атнада юл техникасы 1,8 км озынлыктагы авария хәлендәге участокны ремонтлау өчен асфальт җәюгә керешәчәк, - диде Радий Хәбиров. Абдулла авылында да юл ремонтланачак. Моннан тыш, авыл халкы Караярда аптека ачарга, амбулатория төзергә, инде искереп, сафтан чыгып барган ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарын алыштырырга кирәклеген әйткәннәр.

Республика башлыгы хәбәр итүенчә, «Газпром» программасы буенча 2022 елда Караидел районында Магинск – Абдулла – Караяр – Комсомольск – Яңа Бердәш – Әтнәш линиясе буенча авылара газүткәргеч проектланачак. Төзелеш эшләре 2024 елда башланачак. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: