Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2021, 16:15

Курьерлар 100 мең ала башлаган

Сентябрьдә бу вакансиягә сорау 7 тапкырга арткан.

Курьерлар 100 мең ала башлаган
Курьерлар 100 мең ала башлаган

Ел башыннан алып курьерларның хезмәт хаклары 2,5 тапкырга арткан Курьерлар 100 000 сумга кадәр акча эшли башлаган, дип язалар массакүләм мәгълүмат чаралары.

Күзәтүләрдән чыгып хәбәр итүләренчә, хезмәт базарында онлайн-ритейлерлар җитешми икән. Быел сентябрь аенда курьер, халыктан заказ җыючы вакансияләренә сорау 7 тапкырга арткан. Курьерлар күпләп азык-төлек белән сәүдә итүче компанияләргә таләп ителә. Бу исемлеккә кибетләр һәм рестораннар керә.

25 ноябрьдә старт алачак «кара җомга»га башка төрле товарларга да сорау артачак һәм, әлбәттә, курьерларга да ихтыяҗ арту көтелә.

Курьер хезмәткәрләре өчен иң кызу чор - Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр бер атна алдан һәм гыйнварның беренче яртысы дип санала.

Фото: Pixabay

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: