Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2021, 11:00

Әтиләр көне белән!

Илебездә беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтелә ул.

Әтиләр көне белән!
Әтиләр көне белән!

Бүген Русиядә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Президент октябрьнең өченче якшәмбесендә яңа бәйрәмне билгеләүче указга кул куйды. Бу көн гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында билгеләнә.

Элек Әтиләр көне төбәк дәрәҗәсендә илебезнең 15 субъектында билгеләп үтелә иде. Күп тапкырлар аны гомуммилләткә әйләндерү буенча тәкъдимнәр яңгырады, әмма ул быел гына гамәлгә ашырылды.

Күпчелек башка дәүләтләр әлеге бәйрәмне июннең өченче якшәмбесендә билгели. Беренче тапкыр бу дата Америкада 1910 елның 19 июнендә билгеләп үтелә, ә бу илдә ул 1966 елда  милли бәйрәмгә әйләнә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: