Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 13:06

Менә шундый кеше ул!

“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсенең елъязмасы үткән гасырның 1966 елында “Игенче” район гәзите редакциясенең әдәби бүлегендә башланып китә. Шул чорлардан бирле Чакмагыш районының каләм тибрәтүчеләре шушы түгәрәккә бик теләп йөри башлый. 

Менә  шундый кеше ул!
Менә шундый кеше ул!

“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсенең елъязмасы үткән гасырның 1966 елында “Игенче” район гәзите редакциясенең әдәби бүлегендә башланып китә. Шул чорлардан бирле Чакмагыш районының каләм тибрәтүчеләре шушы түгәрәккә бик теләп йөри башлый. 

   Бу көннәрдә генә берләшмәдә иң олы яшьтәге аксакалыбыз, шагыйрь, үзешчән гармунчы, ничәмә еллар дәвамында район мәдәният йортындагы ветераннар ансамбле активисты Габделфәт Гәбдрахман улы Нуриевның  иҗатына багышланган утырыш, аның белән бик җылы очрашу кичәсе үтте.

   Габделфәт Габдрахман улы тормышчанлыгы белән аерылып торган, ихлас хисләр белән сугарылган һәм хаклыкка, тугрылыкка дан җырлаган күп шигырьләр авторы.

      Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, типсә тимер өзәрлек егет 1958 елда Үзбәкстан якларына эшкә китә. Ефәк комбинатында үзе белән бергә эшләгән Чакмагыш сылуы Венера ханым белән 1961 елда никахка керәләр һәм1965 елның 4 августында Нуриевләр гаиләсе Чакмагыш районының Тозлыкуш авылына күченеп кайта. Элек яшәгән җирендә, радио-телевизор эшчәнлеге буенча курсларда укыганлыгы турында таныклыгы булган Габделфәт Габдрахман улын шунда ук район почтамтының радиоүзелына эшкә кабул итәләр. Соңрак Габделфәт абый 30 ел дәвамында “Гидравлика” механика заводында эшли. Хезмәт алдынгысы буларак, абруй казана, профосоюз активистларының берсе булып китә, үзен профорг итеп сайлап куялар. Ә инде зурайтылган фотосурәте һәрвакыт Почёт тактасында эленеп тора. Җәмәгать эшләрендә һәм дә төп эшчәнлегендәге тырышлыгы өчен ул “Коммунистик хезмәт ударнигы”,  “Иң яхшы дружинник”, “Хезмәт ветераны” билгеләре һәм медальләр белән бүләкләнә.

   Хаклы ялга чыккач та тынгы белми Габделфәт ага. 65 яшенә кадәр каравылчы булып эшли, шул ук вакытта 26 ел буена алар хәләл җефете, аш-су остасы Венера Әбелкарәм кызы белән Чакмагыш районы ветераннары өчен оештырылган  “Идел” инструменталь ансамбленә, хорга йөриләр. Габделфәт ага гармунда, аккордеонда уйнаса, тормыш юлдашы җырлый.

   Венера һәм Габделфәт Нуриевлар гаиләсе 57 ел буена иңне-иңгә куеп бар райондашларына үрнәк булып яшиләр. Әмма аяусыз чир Венера ханымның гомерен кисә... Корычтай нык булган Габделфәт ага бар юанычны үзенең 3 улында, киленнәрендә, 7 оныгы һәм 2 оныкчыгында таба, аларга ярдәмләшеп, акыллы киңәшләрен биреп яши. Уллары Газинур, Гафур, Гәбделхай, кызларына әверелгән киленнәре Энҗе, Римма, Рәмилә–барысы да тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапкан.  Алар барсы да әтиләре белән горурланып,  аны үзләренә, балаларына үрнәк итеп яшиләр. Бүген инде Габделфәт Габдрахман улы, пөхтә генә йортында игелекле гомер йомгагын сүтә.

   Очрашу вакытында Габделфәт ага кулына гармунын алып, халык көйләреннән тезмә уйнавы белән тагын да бер тапкыр сокландырды. “Өмет”кә һәрвакыт районда беренчеләрдән булып язылып, башкаларны да язылырга чакыручы аксакал гәзитне тәүге битеннән алып соңгы хәрефенә кадәр укып бара, аның үз язмалары да һәрвакыт гәзит битләрендә урын ала. “Өмет” белән балкып яшик”–дигән девиз белән яши Габделфәт ага һәм без аңа кушылабыз.

                                                                                                                 Юлай НИЗАЕВ,

“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: