Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 13:13

Чакмагышның бал бабае!

 Умартачылар өчен бүген дә кызу чорбал аерту вакытлары үтеп, күптәннән алтын төсендәге банкалар келәткә керсә дә, умарталыкта һаман эшләр гөрли, ә район һәм шәһәрләрдә көзге муллык, көзге байлык ярминкәләре уза.

Чакмагышның бал бабае!
Чакмагышның бал бабае!

Умартачылар өчен бүген дә кызу чорбал аерту вакытлары үтеп, күптәннән алтын төсендәге банкалар келәткә керсә дә, умарталыкта һаман эшләр гөрли, ә район һәм шәһәрләрдә көзге муллык, көзге байлык ярминкәләре уза.

   Бал муллыгы  күп төрле сәбәпләрдән торса да, тәҗрибәле умартачылар аларны хәл итү юлларын күрергә тырыша. Умартачылык гомерлеккә нәселдән-нәселгә, буыннан-буынга килгән шөгыль.

   Туймазы районында туып-үсеп, Чакмагышта гомер итүче һәвәскәр умартачы, районда “бал бабай” исеменә ия булган хезмәт ветераны, Чакмагыш үзәк китапханәсе каршындагы “Умартачылык серләре” клубының идарә рәисе Альберт Харис улы Закиров турында бүген сүзем. Аның бал кортларына карата сөюе әти-әнисеннән килә. Хәләл җефетенең әтисе дә бик абруйлы умартачы була, заманында хәтта 100 умарта асрый.

   -Альберт абый, үзегез турында бераз сөйләп үтегез әле... 

  –Мин Туймазы шәһәрендә тудым. Дүрт балалы тату, күмәк гаиләдә тәрбияләндек. Әти-әни авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре булды. Алар да умарталарны бик яратып карый иделәр, шуңа мин яшьтән үк умарта тәрбияләү серләренә төшендем. Хәләлем Венера да Туймазы ягы кызы. Әткәсе Әхмәт бик тәҗрибәле умартачы иде. 1970-1980нче елларда аның һәм үземнең әти-әниемнең җиңел кулы белән умартачылык белән шөгыльләнә башладым. Чакмагыш җирендә без 1972 едан яшибез, күченгәнгә бер дә үкенгән булмады. Икебез дә тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәр булдык: 40 ел хезмәт стажына иябез.

   -Улыгыз Рөстәм абый, кызыгыз Гөлнара ханым да бал кортлары карыйлар.

–Улым, киявем, кызым да бик теләп умарта асрыйлар. Алар бу эштә, әлбәттә, иң якын ярдәмчеләрем.

   -Умартачылык – һәр заманда да хөрмәтле шөгыль исәпләнгән, ул изгеләрдән саналган, Коръәндә дә “Бал корты” сүрәсе бар. Бүген умартачылыкның яшьләр арасында популярлыгы бармы?

–Бар. Оныгым Радимны, мәсәлән, кечкенәдән бу эшкә тарттым. Әле ул Санкт-Петербургта белем туплый. Оныкчыкларым Элина, Эльвина да һәрчак миңа ярдәм итәләр. Умартачылар династиясен өзмәскә инде безгә. 

   -Балныңфайдасын ничек бәялисез?

   –Балның затлылыгы чиктән ашкандыр ул, чөнки аның бер генә зарары да юк! Күпме бөек, данлы табиплар, фән белгечләре дә югары бәяли бит бал ризыгын. Бал–Башкортстаныбызның сыек алтыны. Мин аны, шәхсән, бик югары бәялим.

   -“Бал корты сүрәсе” Коръәндә урын алгач, умартачылык изге җанлы кешеләр шөгыледер инде ул?

   –Әлбәттә, шулай! Башкача булу мөмкин түгел. Чөнки умарта кортлары усал, исерек кешене үз итмиләр бит ул. Чагалар, таларга тотыналар. Үзем мәчеткә, җомга намазларына йөрим. Ифтарлар булганда–якташларыма бал өләшәм.

   - Пандемия чигенергә ашыкмый. Балның кайсы төреләрен нинди очракларда кулланырга киңәш итәр идегез, Альберт абый?

–Карабодай балы ютәлдән дә, башка авырулардан да бик файдалы. Юкә балының зур шифасы хакында да һәр кеше белә.

  -Сезнең умарталык һәр елда табигатьнең хозур, гөл-чәчәкләргә бай җирендә урнаша...

–Без, Химия ханымнар белән Чакмагыш җирлегендә тәүгеләрдән булып умарталарны күчереп йөртү тәҗрибәсен башлап җибәрдек. Ул бик уңай, чөнки ихаталы җирдә тотсаң, дүрт яктан да койма, күрше-күләнне дә борчу ягы бар бит инде. Ә иң мөһиме – яланда алынган бал экологик яктан сыйфатлы була!

     -“Өмет” гәзитен укучы дусларга сыйфатлы, тәмле балны ничек сайлап алырга киңәш итәр идегез?

   –Балны белгән кешеләрдән алыгыз, кәрәзле балны үз итсәгез–аны сайлау уңышлырак булыр. Юл чатларында, трасса буйларында сатып алмагыз. Кайбер район-авылларда капка төпләренә пластик савыт-саба белән чыгарып куялар. Бу да дөрес түгел, алай һич ярамый. Начарлана гына түгел, ә татлы балдан эче балга әверелә, чөнки бал эссе кояш нурларында әчи төшә. 

   -Сез һәвәскәр умартачылар өчен тәгаенләнгән семинарларда, конференцияләрдә даими катнашасыз...

   –Әйе, чакырган чакта зур теләк белән барам. Яшьләрне умартачылыкка җәлеп итәргә омтылышым зур, белгәннәрем белән теләп бүлешәм. Мондый эчтәлекле, эшлекле форумнар күбрәк булсын иде дә, умартачылар өчен бал туйлары, бәйге-фестивальләр ешрак үткәрелсен иде.

   -Чакмагыш районында узган гасырның 80нче елларыннан алып “Умартачылык серләре”  клубы эшли. Сез анда шактый еллар рәис булып сайланасыз.

   –Биредә 10 еллап клубның, Советның идарә рәисе вазифасын башкарам. Утырышлар, киңәшмәләр җанлы уза. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре ветеран-умартачы Зөлфия Фидай кызы Гайнетдинова чараларга җитди әзерләнә, төрле яктан баетылган, бай мәгълүмат тупланган иллюстратив күргәзмәләр оештыра. Миңа кадәр “Умартачылык серләре” клубын журналистика ветераны, танылган шагыйрь Әгъдәл Низаев җитәкли иде. Ул исә һәммәбез яратып укыган “Өмет” гәзитендә “Бал кортының назы бар” рубрикасында даими чыгыш ясап килде. Башкортстан умартачылары аңа бик тә рәхмәтле.

   -Яшь буын вәкилләре “Мин умартачы булырга телим” диләр икән, сез нинди киңәшләр бирәсез?

   –Рәхим итсеннәр безнең сафларга. Без, өлкән гвардия һәвәскәр умартачылар, һәрвакыт тәҗрибәбез белән бүлешергә әзербез!

                                                Юлай НИЗАЕВ.

                                                Автор фотолары.

                                                                                           

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: