Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 20:33

10 мең бурычың җыелдымы?

"Права"ңны тартып алырга да мөмкиннәр.

wrangler-lee-jeans.ru
Фото:wrangler-lee-jeans.ru

Бу иң элек алимент түләмәүчеләргә һәм каршеринг кагыйдәләрен бозучыларга кагыла.

Бурычлары булган автомобильчеләрне массакүләм төстә таныклыкларыннан мәхрүм итә башлаячаклар. Бу хакта Autonews.ru порталы Федераль суд приставлары хезмәтендәге чыганак биргән мәгълүматларга таянып яза.

Биредә сүз машина йөртүченең бурычы ун мең сумнан артып киткән очраклар турында бара. Әҗәтен нигезле сәбәпсез түләмичә йөрүчеләр, алименттан качучылар, шулай ук каршеринг хезмәте кагыйдәләрен бозучылар иң элек штрафка тартыла. Штраф түләнмәгәндә, суд приставлары ЮХХДИгә карар юллаячак. Шуннан соң инде бурычлылар белән инспекторлар эшлиячәк – алар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.17 статьясы нигезендә административ протокол тутырачак.

Шул ук вакытта машина йөртү таныклыганнан мәхрүм итү вакыты чикләнелмәячәк. Автомобильче барлык бурычын түләсә, инде икенче көнне үк документын кире кайтара алачак, дигән сүз.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Читайте нас: