Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2021, 12:05

Үзизоляция режимы тагын кертелде...

Ахыры булырмы моның, юкмы?

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  коронавирус таралу белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Аңа ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булганнарга 13 октябрьдән мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде.

Бу категория якташларыбыз азык-төлек, дарулар сатып алу, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү (моңа COVID-2019га каршы вакцина ясату да керә), банкларга, элемтә салоннарына, бакча-дачаларга, шәһәр читендәге йортларына һәм зиратларга бару өчен иртәнге 11.00дән көндезге 13.00 сәгатькә кадәр вакыт белән файдалана ала.

COVID-2019га каршы вакцина ясату  турында “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алынган электрон яки кәгазь сертификат, 6 ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмәсе булучыларга бу чикләүләр кагылмый.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: