Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2021, 14:30

Җәмәгать транспортында битлексез йөрмә!

Ковидка каршы чикләүләрнең үтәлешен тикшерәләр.

Җәмәгать транспортында битлексез йөрмә!
Җәмәгать транспортында битлексез йөрмә!

Уфаның Октябрь проспектыннан үтүче җәмәгать транспортларын туктатып, битлек режимын саклауны тикшерүче рейд булды.


БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, БР Башлыгының контроль идарәсе, Уфа шәһәре хакимиятенең транспорт һем элемтә идарәсе, БР буенча Роспотребнадзор, БР буенча Ространснадзор һәм БР ЮХХДИ хезмәткәрләре дистәләрчә автобусны һәм маршрут таксиларын тикшерделер.


Мондый даими рейдларның төп максаты - коронавирус инфекциясе таралуна юл куймау һәм машина йөртүчеләр һәм кондукторлар линиясендә эшләүчеләрнең, пассажирларның иминлеген тәэмин итү.
Инфекция таралмасын өчен җәмәгать урыннарында битлексез  йөрергә ярамый. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә беренче кабат1дән 3 мең сумга кадәр штраф салына, ә тагын тотылган өчен штраф күләме 15тән 30 мең сумга кадәр җитә.


Шулай ук рейдлар барышында БР Транспорт министрлыгы хезмәткәрләре фото һәм видео ярдәменде битлек режимын бозуларны теркәп бара һәм алар судка тапшырыла.
Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, хәзер халыкның күпчелеге тиешле таләпләрне үти, тәртип бозулар күп түгел.


Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 18 мартыннан Башкортостан Республикасында барлык төр җәмәгать транспортында мәҗбүри битлек режимы кертелде.
2020 елның 20 апреленнән 2021 елның 14 октябренә кадәр барлыгы 307 тикшерү үткәрелгән, тикшерү нәтиҗәләре буенча  152 кешегә протокол төзелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: