Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2021, 11:35

Төлкеләрдән авылны кем коткарыр?

"Әйе, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма нишли алам соң мин?" ди авыл биләмәсе башлыгы.

Төлкеләрдән авылны кем коткарыр?
Төлкеләрдән авылны кем коткарыр?

Әлеге язманы тәүлек әйләнәсенә эшләүче “Юлдаш” радиосы хезмәткәрләренә авыл халкы исеменнән чиксез зур рәхмәт әйтүдән башлыйсы килә. Чөнки кош-кортын төлкедән сакларга маташып гаҗиз булган авыл кешесенә алардан башка ярдәм итүче булмады. Кем кайда кайчан әйткәндер, әмма хәйләкәр хайван тавыштан курка икән дигәнне ишетеп, җәй буе авыл абзарларында радио сөйләттеләр. Шунысы гына кызганыч, радио тавышыннан куркырга кирәклеген төлкеләр генә белми иде бугай...

Соңгы елларда авылларга төлкеләр һөҗүм итүе ешайганнан ешая. “Шуның кадәр казымны буып ташлады”, “фәлән кадәр бройлерымны ботарлады”, “үрдәгемне юк итте”, “тавыксыз калдым”, – дип зар елый халык. Бер үрдәк бәбкәсен 250 сумга сатып алган, хәләл көчен куеп “өф” итеп, карга-козгыннан саклап үстергән кош-кортыңнан бер төндә йоннар гына торып калса еларсың да шул!

Аның төлкесе дә заманына күрәдер инде. Элек бу кадәр әрсез түгел иде бит. Оятсызларча авыл урамнарында чабышып, кош-кортларга ташланмыйлар иде алар. Ә хәзер көн дип тормыйлар, төн димиләр, кеше каршысына йөгереп чыгалар.

–Сыерны көтүгә куарга барганда күрдем. Селкенми дә, күземә туры карап утыра! Күсәк белән кизәнеп куганга бер-ике атлый да тагын утыра, – дип сөйли авыл апасы.

Хәер, без белгән әкияттәге төлке түгел болары. Авылларны корсак “терроризировать” итә. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар Башкортстанга 1990-2000 еллар тирәсендә Урта Азия һәм Казахстан далаларыннан күченеп килгән. Халыкара Кызыл китапка кертелгән хайваннар исемлегендә. Русия эчендә ул аерым төбәкләрнең Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, Бурятиядә һәм Башкортстанда. Шуңа күрә бу кыргый хайваннар закон тарафыннан якланган. Ә менә авыл халкы, алардан аермалы буларак, үз бәласе белән үзе генә торып калды.

Илеш районы Дөмәй авылында да быел төлкедән зыян күрүчеләр гадәттән тыш күп булды.

–Әйе, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма нишли алам? Авыл эчендә атарга ярамый. Авылдан читтә дә атар өчен аучының кулында рәсми рөхсәте булырга тиеш. Ул рөхсәтне теләсә кайсы вакытта алдың да, чыгып аттың түгел, законга ярашлы ау вакыты билгеләнә. Аннары һәр авылда аучы яшәми. Төлкене күрүгә: “Син көтеп тор, хәзер аучы алып киләм”, – дип булмый бит. Рөхсәт алган аучылар вакытын да, патронын да бер кирәксез төлке атып әрәм итеп йөрергә теләми – монысын да исәпкә алырга кирәк. Гуманлылыкны күз уңында тотып, кыргый хайванга капкан куярга да, аны агуларга да ярамый. Менә шундый очракта мин нишли алам соң? – дип сорауга сорау белән җавап бирде Дөмәй авылы биләмәсе башлыгы Руслан Флорит улы Басиков.

Кыскасы, “хәлегезне аңлыйбыз, ярдәм итә алмыйбыз!” Авыл биләмәсе, район хакимият башлыклары да, ветеринария хезмәтләре дә, аучылык хуҗалыклары да авыл кешеләрен үз көчләре белән көрәшергә чакыра. Алай гына түгел, һәммәсе бертавыштан авыл кешесе кош-кортларының хәвефселеген үзе тәэмин итәргә тиеш диләр. Законга ярашлы, санитария таләпләрен бозып, тавыклар урамда тибенеп йөрергә тиеш түгел, каз-үрдәкләр караучысыз сулыкта йөзәргә тиеш түгел. Моның өчен штрафлар каралган.  

Ни өчен мал абзарын да “сарай”, хан сараен да “сарай” дип атыйлар икән дип уйлаганыгыз юк идеме? Менә хәзер икесен тигезләр чак җитте: абзарларыгызга биек койма тотыгыз, өсләренә тимерчыбык сузыгыз, яртышар метр тирәнлектәге фундаментка утыртыгыз, тәрәзәләрен бикләп куегыз. Элекке сыман хәзер “тавык кетәклеге” кимсетеп әйтелгән сүз булмас, ә чын мәгънәсендә сарай, хәтта крепостька әйләнер, мөгаен.

Көлкесен көлке, ә менә төлкене уйласаң бер дә көләсе килми.

Алар бит кош-корт кына түгел, ә зуррак мал, эт-песи, хәтта кеше тормышына да куркыныч тудыра. Төлкеләр корчангы, бруцеллез, рожа, клещевой инцефалит таратучы булып тора. Котыру чире турында әйтеп торасы да түгел.

Авыл дисез, берничә ел элек Уфаның Дим бистәсендә дә әлеге кыргый хайванны күрү очрагы булган. Үз йорты янында күргәч, Алия Мурташина дигән ханым махсус хезмәтләргә шалтырата башлаган. Әмма ЖЭУ андый эшләр белән шөгыльләнми, ә “Спецавтохозяйство” эт белән песи генә тота булып чыккан... Хәер, тоткан очракта да нишләтерләр иде икән? “Собеседование” үткәреп, колагына сары алка тагарлар да тоткан җиренә кире китереп куярлар иде, мөгаен. Чөнки закон шулай куша. Кайвакыт гуманлылык төшенчәсен дөрес аңлап җиткерәбез микән без дигән шик туа...

Кемдер кыргый хайваннарның торак пунктларына якынаюын басуларда салам эскертләре әзәю белән бәйли. Аның астында ваграк ерткычларга азык – тычканнар күп булган. Хәзер салам өемнәрен ферма яннарына китереп ташлыйлар. Шуңа төлкеләр дә авылга якыная диләр. Кемдер урманнарның күпләп януы, рәттән киселүе белән бәйли моны. Авылларның “картаюы” да сәбәпләр исемлегендә соңгы урында тормыйдыр. Авыл өстендә эт асраучылар юк диярлек. Сыер-сарык тотмаган кеше, эт ашатып ятмас инде. Гомумән, ташландык ихаталар күбәя. Йортын сүтсәләр дә, абзар-курасы, җимеш агачлары булган бакчалары кала бит. Кыргый хайваннар шунда килеп оялыйлар да инде. Сүз уңаеннан, әгәр бакчасында төлке оялаган икән, ул балаларын үстереп җибәрми торып, кеше аны куып чыгарырга тиеш түгел. Капкан кую, сәнәк кадап үтерү турында уйласы да юк. 

Әлбәттә, бер караганда, алар да җан ияләре. Яшәргә, үрчергә хокуклары бар. Ә авызындагы тешләре һәм тәпиләрендәге тырнакларыннан башка үзләрен яклар чаралары юк. Кайдадыр элек тыныч кына яшәгән җирләреннән кеше кысрыклап чыгарганга алар гаепле түгел. Ләкин авыл халкының да гаебе юк бит. Су буйларына кондыз хуҗа, утарларны төлке талый... Ә иң аянычлысы төлке белән генә бетәргә җыенмый...

–Төлкеләр бер бәла булса, күптән түгел аның янына икенчесе дә өстәлде бугай. Берничә кеше абзарында бурсык күреп килеп әйтте. Ак буйлары да бар иде диләр… – дип уфтана Руслан Флорит улы.

Ә халык:

 –Берәр катгый чара күрелмәсә, бетмәячәк, тагын да котырачак алар. Аучыларга акча җыярга кирәк булса, анысын да түләргә әзербез. Бу афәттән коткарсыннар гына! – дип ялвара. Иртән торып чыккан саен утарын ачуга ни күрермен дип курка-курка, каз-үрдәкләрен суяр көнне календарьдән саный-саный көтәләр алар.

Үз хуҗалыгында күкәй салырлык тавык та асрый алмаса, авыл кешесе нәрсә ашап яшәр? Хайваннарны, үсемлекләрне Кызыл китапка кертеп саклыйбыз да ул, авылны нинди китапларга кертеп сакларга соң?..

Эльмира Ибраһимова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: