Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 11:41

“Һөнәрем нәселдән килә”

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,  дигән мәкаль нәкъ тә Гадинан Усмановка туры килә.

“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”

Һөнәрем нәселдән килә”

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,  дигән мәкаль нәкъ тә Гадинан Усмановка туры килә дисәк, бер дә арттыру булмас­тыр, мөгаен. Аның тарафыннан эшләнгән әйберләр күз явын алырлык. Үзегез белән кучыларыбызны да таныштырып үтик әле, Гадинан абый!

Мин Әбҗәлил районы Бурангол авылында туып-үстем, шунда төпләнеп, гомер итәм.1987 йылда кәләш алып,1992 елда бергә өй салып чыктык, 4 малай үстердек. Өлкән малаем - хәрби офицер, Камчаткада хезмәт итә, икенче улым иктисади белем алып, эшләп йөри. Өченче улым төзүче һөнәрен үзләштерде, быел диплом алды, төпчегебез -11 сыйныфта. Тормыш иптәшем шәфкать туташы – 35 ел дәваханәдә эшли. Мин үзем дә 14 ел дәваханәдә завхоз булып эшләп,әлеге вакытта мәдәният өлкәсендә хезмәт куям.

Балта эшенә сезне кем өйрәтте?

1990 елдан алып балта эше белән шөгыльләнәм. Кызыксынуым үзеннән-үзе килеп чыкты, мине берсе дә өйрәтмәде бу эшкә. Ләкин минем әтием дә, картәтием дә балта остасы булганнар. Күрәсең, миңа да каннан, нәселдән килгәндер бу һөнәр. Агачтан өстәләр, урындыклар, сандыклар, ат арбалары һәм башка эйберләр эшләргә яратам. Эшләгән саен матуррак, җайлырак килеп чыксын дип тырышам. Якыннарыма, туганнарыма ошагач, миңа зур шатлык.

“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”
“Һөнәрем нәселдән килә”
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: