Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2021, 21:21

"Яшен бер агачка ике тапкыр атмый"

БР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Шәрипова 16 яшьлек улы белән L-410 самолетында очарга тиеш булган.

"Яшен бер агачка ике тапкыр атмый"
"Яшен бер агачка ике тапкыр атмый"

БР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Шәрипова 16 яшьлек улы белән L-410 самолетында очарга тиеш булган.

10 октябрьдә алар инструктор ярдәмендә парашют белән тандемда сикерергә уйлаганнар, әмма соңгы мизгелдә Светлана бу чараны икенче вакытка күчергән.

Шулай да, бүген бу коточкыч вакыйга булуына карамастан, Светлана ханым улы белән бергә бу уй-ниятләреннән баш тартмый, якын киләчәктә тормышка ашырырга уйлый. Икенче җирдә дә түгел, нәкъ шул Минзәлә районы аэроклубында. - Якын-тирәдә 4000 метр биеклектән сикерүгә лицензия Минзәләдә генә бар. Снаряд бер үк чокырга ике тапкыр эләкми, диләр... Хәзер аэроклуб хезмәткәрләре күпкә җаваплырак карар, ә самолетларның төзеклегенә тиешле тикшерү үткәрерләр дип өметләнәм, - ди Светлана ханым.

 

Чыганак: kazan-kp.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: