Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2021, 11:44

Уфаның 450 еллыгына әзерләнәбезме?

"Башкортстан өчен бу зур вакыйга", - диде Радий Хәбиров.

Уфаның 450 еллыгына әзерләнәбезме?
Уфаның 450 еллыгына әзерләнәбезме?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

– Республика башкаласының юбилее - бөтен Башкортстан өчен зур вакыйга, - диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә бу датаның бөтен төбәк халкы өчен чын-чынлап бәйрәмгә әйләнүе бик мөһим. Без уфалыларга бәйрәм бүләк итәргә һәм шәһәрне җитди үзгәртергә тиешбез. РФ Президенты Владимир Владимирович Путин бер ел элек 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды, шуңа күрә без федераль үзәк ярдәменә өметләнә алабыз.

Киңәшмәдә яңа социаль, мәдәни, спорт, инфраструктура объектларын, алар арасында көрәш, фехтование үзәкләре, Евразия китапханәсен капиталь ремонтлау планы, әзерлеге һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, планда Октябрь революциясе урамын һәм Коммунистик урамын, курчак театрын һәм дәүләт академия рус драма театрын реконструкцияләү, транспорт корылмаларын ремонтлау тора. Шулай ук Уфа паркларын һәм скверларын төзекләндерү, биналарның фасадларын ремонтлау, киләчәктә 2024 елга кадәр шәһәр автоюлларын яңарту мәсьәләләрен карадылар.

Республика башлыгы җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга график нигезендә барлык эшләрнең үтәлешен төгәл контрольдә тотарга кушты.

 

Фото: isi-rb.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: