Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2021, 12:29

11 октябрь - Республика көне.

Нуриман район үзәгендә дә Республика көненә багышланган чара үтте.

11 октябрь - Республика көне.
11 октябрь - Республика көне.

11 октябрь - Республика көне.

Бу бәйрәм күпмилләтле Башкортстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы төрле милләт халыкларының аңлашып яшәвендә чагыла.

Нуриман район үзәгендә дә Республика көненә багышланган чара үтте. Бәйрәм концертында халык ансамбльләре чыгыш ясады. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җылы алкышлары һәм активлыгы белән концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.

Күркәм бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, иминлек телибез, кадерле дуслар!

 

Чыганак һәм фото: Нуриман районының "Ихлас" татар мәдәният үзәге.

11 октябрь - Республика көне.
11 октябрь - Республика көне.
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: