

8 октябрьдән 9на каршы төнлә Роспотребнадзор, Башкортстанның сәүдә министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре башкаланың төнге клубларында тикшерүләр үткәргән, аларда санитар һәм эпидемиологик нормаларны бозулар ачыкланган. Ведомство вәкилләре берничә сәгать эчендә өч клубны тикшереп, протоколлар төзегән.
Аның нәтиҗәләре - танаудан түбән төшерелгән битлекләр, бактерияләрдән һәм вируслардан һаваны чистарту приборлары булмау, ярымбуш санитайзерлар, дистанцияне сакламау... Хәзер төнге клублар хуҗаларына зур штрафлар яный. Аларны хәтта ябарга да мөмкиннәр.
Мәсәлән, Менделеев урамында “Ретро” клубының гардеробында, залда хезмәткәрләр һәм официантлар борыннан түбән төшкән битлекләр белән эшләгән. Өстәлләрдә санитайзерлар күренмәгән, бар өстәлендә бер генә ярымбуш санитайзер шешәсе торган, анысын да тикшерү килгәч, куйганнар, күрәсең. Бәдрәф бүлмәсендә өч раковинага сабынлы бер савыт... Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре килеп кергәч, бинада ыгы-зыгы башланган, битлекләрне тиешенчә кияргә ашыкканнар.
“Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан коронавирус таралуны булдырмау буенча өстәмә санитар һәм профилактик чаралар турында күрсәтмәләр бирелде. "Ретро-клуб"та тупас бозулар ачыкланды: профилактик дезинфекция үткәрү режимын һәм шартларын үтәмәү, залга керүчеләр өчен һаваны зарарсызландыру җайланмалары булмау, хезмәткәрләрнең дезинфекция үткәрү буенча белемнәре юклыгы, - дип аңлатты БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коммуналь гигиена буенча бүлек начальнигы урынбасары Фәһимә Исанова. - Тикшерү үткәргәннән соң протокол төзедек, аларда тәртип бозулар күрсәтелде. Материаллар судка җибәреләчәк".