

9 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия йөрү көне чараларында катнашу өчен Уфага килгән Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты.
Яклар республиканың спорт инфраструктурасын үстерү, шулай ук төбәктә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
- Башкортстанда спорт чараларын, ярышлар, форумнар оештыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Без спортның милли идеягә әйләнергә тиешлегеннән чыгып эш итәбез. Аңлашылып тора, хакимият икътисад, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләрдә мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Әмма спорт - гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда без таяна торган мөһим фактор.
Башкортстан башлыгы Уфада волейбол, фехтование һәм көрәш үзәкләрен төзү планнары, шулай ук республика муниципалитетларында спорт объектлары – бассейннар, ФАПлар, боз мәйданчыклары төзү программасы турында сөйләде.
Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Бөтенрусия йөрү көнендә катнашырга чакырулары өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.