

2021 елның 1 сентябренә Русия халкының кредит буенча бурычлары 22,6 триллион сумга җиткән. Бу илнең 18 яшьтән өлкән барлык кешесенә бүлсәк 190 мең сум туры килә дигән сүз. Бу әле банклар алдындагы бурычлар гына. Монда микрофинанс оешмаларына булган бурычлар кертелмәгән. Кайбер кешеләрнең аларга ике-өч кредит кайтарасы бар. Кайтарылмаган бурычларның артуы сәбәпле, әлеге микрофинанс оешмалары беренче бурычны кайтаргач кына икенчесен бирә башлаган.
27 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советы утырышы үткәрде. Анда ул “халыкның хәерчелеге – илнең иң беренче дошманы”, дип чыгыш ясады.
Пандемия чорында күп кенә кешеләр эшсез калды, кайбереләренең кереме кимеде. Халык тагын банкларга кредит артыннан агыла башлады. Эшсез калган кешегә кредит алу мөмкин түгеллеген аңлатып торасы да түгелдер. Банклардан ярдәм алалмагач, алар микрофинанс оешмаларга мөрәҗәгать итә, әлбәттә. 1 сентябрьгә андыйларның саны 17 процентка арткан. Бу илнең барлык 18 яшьтән өлкән кешеләр җилкәсенә тагын 22,9 меңәр сум акча бурыч булып өелгән дигән сүз. “ЭОС” коллекторлар агентлыгы бәяләвенчә, ел башыннан халыкның микрофинанс оешмаларына 2 триллион сумнан артык бурычы җыелган.
Әйткәнемчә, банкларга – 22,6 триллион, ә микрофинанс оешмаларга 2 триллион сум бурычлыбыз. Бу илнең еллык бюджетыннан да артыграк дигән сүз. Әмма соңгы ярты елда болардан да зуррак хәвефкә салырлык бәла күзәтелә башлаган. Ярлылык чиген узып инде хәерчелек чигенә басучылар ломбардларга ешрак килә башлаган. Чөнки ломбард аларга финанс кыенлыкларын җиңәр өчен соңгы ысул булып кала.
Русиядә ломбардлар, кем әйтмешли, патша заманында ук эшләп килгән. Әлеге кәсеп белән шөгыльләнүче оешмаларны бервакытта да хупламаганнар. Киресенчә, аларны тиргәп, “кан эчүчеләр” дип йөрткәннәр. Шул ук вакытта, финанс яктан авыр хәлдә калганда, иң беренче булып шуларга мөрәҗәгать иткәннәр. Өендәге нинди дә булса бәягә ия булган әйберне ломбардта калдырып, акча алып торганнар. Бу оешма хуҗалары кыйммәтле әйберләрне очсызга бәяләп, үзенә акча эшли. Кешеләр алтын-көмешен, көнкүреш җиһазларын, хәтта машиналарын ломбардка сала. Соңгы ярты елда аларның саны тагы да арта төшкән. Моңа әллә ни аптырарлык та түгел, чөнки халыкның сатып алу, түләү сәләте күпкә кимеде.
Банктан кредит алырга уйласаң, ярыйсы гына хезмәт хакың булырга тиеш. Икенчедән, озак хәл ителә. Ломбардта исә 15 минуттан килешү төзеп акча алып чыгарга була һәм күпләр шул юлны сайлый да. Шуңа күрә банк җитәкчеләре аларны бик өнәп бетерми. Ломбардка кемнәр килә соң? Элегрәк наркоман, эчкече, төрле уен автоматларында, казинода отылучылар килә иде. Хәзер инде эшсез калганнар, аз пенсия алучы өлкәннәр һәм кредит сазлыгына батучылар күбрәк килә башлаган. Микрофинанс оешмалары элмәгенә эләгүчеләр дә шушы исемлектә. Алар ломбардларда туй балдакларына кадәр калдырып чыгарга мәҗбүр. Ул бичара кая барсын инде? Чарасызлыктан 2-3 ай эчендә йортында булган барлык көнкүреш техникасын (телевизор, магнитофон, компьютер, ноутбук, телефон, фотоаппарат, видеокамера) ломбардта калдыру очраклары ешайган. Ломбардлар алтыннан эшләнгән әйберләрне бик теләп алалар икән. Чөнки аны тузган, таушалган, каралган дигән булып түбән хакка алып калып була бит.
Шулай итеп, кешеләр Совет чорында алынган алтын әйберләрен юк кына хакка калдырып китә. Ә бит Советлар заманында алтыннан эшләнгән бизәнгечләрнең сыйфатына зур игътибар бирелде. Шуңа күрә дә бүген элеккеге заман алтын әйберләргә сорау зур. Алтын балдаклар, йөзекләр, алкалар, муенсалар һәм сәгатьләр белән генә эш итүче ломбардлар да бар. Алары инде өлкән кешеләребезне аеруча якты йөз белән каршы ала. Чөнки пенсия күләме түбән булу сәбәпле, калдырган әйберләрен яңадан килеп алу очраклары сирәк икән. Җитмәсә, алар очсыз гына хакка борынгы, бүгенге көндә музейларда гына күреп була торган кыйммәтле бизәнү әйберләрен дә калдыра. Мисал өчен, ломбардның елгыр хезмәткәрләре “бездә алтынның 1 граммы 1 мең сум” дип кырт кисәләр. Калдырсаң калдырасың, калдырмасаң юк, янәсе. Бизәкләп һәм үзенчәлекле сырлап эшләнгән йөзек белән гади балдакны чагыштырып буламы соң? Аларның авырлыгы бер булса да, хакы 2-3 тапкырга аерылырга мөмкин. Шуңа күрә дә ломбардларда еш кына бик яхшы киенгән, бай кешеләрне очратырга мөмкин. Болары биредә ни эшләп йөри, дисезме? Алар киләчәктә тагын да артыграк хакка сатарга җай чамалап йөрүчеләр. Әгәр дә еллар дәвамында алтын балдаклар таушалган икән, аны сатып алып яңадан эретәләр һәм ярым кыйммәтле таш белән бизәп кыйммәтле йөзеккә әйләндерәләр. Ломбард хезмәткәрләре белән берлектә эшләүчеләре дә бихисап.
Хезмәткәр кешенең әйберен алып калганда килешү төзергә тиеш. Кайбер намуссыз хезмәткәрләр килешү төзегәндә аның көннәрен үз ягына уңай итеп төзи икән. Мәсәлән, кемдер алтын әйберсен залогка калдырса, аны 1 ай эчендә яңадан сатып алырга хаклы. Әмма ломбард хезмәткәре килешүнең вакытын 1 ай дип тутырмый, анда 3, хәтта 1 көн дип тә язылырга мөмкин. Әгәр мондый килешүне имзалыйсыз икән, үзегезгә үпкәләргә генә кала. Килешүдә 1 көн дип язылса, ул аны курыкмыйча артык хакка сатып җибәрә ала. Бу очракта сезгә суд та ярдәм итә алмаячак. Алтыныгызның күпме хакка сатылуын да белми калачаксыз.
Ни кызганыч, бу ысул белән килешүне игътибар белән укымаган өлкән яшьтәге кешеләребезне алдыйлар. Дөресрәге, талыйлар.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Матди авырлыкка юлыксагыз, телисезме-теләмисезме әлеге оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры килүе ихтимал. Шуңа күрә кыен хәлдә калмас өчен кайбер киңәшләргә колак салсагыз иде. Әгәр дә Интернет челтәре яки гәзитләрдәге игъланнар аша ломбард эзлисез икән, иң башта аның исеменә һәм адресына игътибар итегез. Аның тулы адресы, реквизитлары, телефоннары һәм исеме янында ломбард дигән сүз дә булырга тиеш. Аның төгәл адресы күрсәтелмәү шунда ук шик уятырга тиеш. Димәк, алар читтә, нейтраль бер урында гына сезнең белән алыш-биреш итәргә уйлый. Шәһәр читендә урнашкан оешмалардан да ерак торыгыз, чөнки күптән эшләп килгән, үзен финанс яктан тотрыклы тойган намуслы һәм җитди оешмалар, киресенчә, шәһәрнең иң җанлы урынын сайлый. Әгәр дә ул “җаваплылыгы чикләнгән оешма” итеп теркәлгән икән, тагын да яхшырак. Аларның зур гына коллективы, Интернет челтәрендә сайтлары һәм офисы була. Әгәр дә ул “шәхси эшкуар” дип кенә теркәлсә, шикләнергә урын бар. Күбрәк вакыт аерым мошенниклар шулай эш итә. Нинди дә булса документ тутырганда зур игътибар сорала, кыйммәтле әйберләрегезне залогка калдырып акча аласыз икән, сезгә залог килешүе бирелергә тиеш. Килешүдә аның хакы, процент түләүләре, вакыты күрсәтелгән булуы мотлак. Килешү астында оешманың барлык реквизитлары, адресы, телефоны һәм исеме куела. Башка оешма исемен кую очраклары да бар, алдана күрмәгез. Залог килешүе урынына сату-алу килешүе дә тәкъдим итүчеләр бар. Әгәр дә сез сату-алу килешүе төзесәгез, алар сез калдырган әйберне сатып җибәрәчәк. Аны яңадан кайтара алмаячаксыз.
Русия банкы сайтында ломбардларның дәүләт реестры бар. Реестрга җентекләп тикшерелгән ломбардлар гына кертелә һәм аларның эшчәнлеге кулланучылар хокукларын яклаучы законнар белән көйләнә. “Әгәр үзен ломбард дип атаган оешма дәүләт реестрына теркәлмәгән булса, аның займ бирергә хокукы юк. “Яндекс” эзләү системасында рәсми ломбардлар сайтлары янында “ЦБ РФ” зәңгәр түгәрәк эченә алынып күрсәтелә. Үзен ломбард дип атап залогка фатир, йорт, гараж, җир биләмәсе алабыз диючеләрдән ерак торыгыз. Ломбардларга күчемсез милекне залогка алу рөхсәт ителми. Автомобиль ломбардлары белән дә сак булырга кирәк. Алар машинаның техник паспорты нигезендә генә акча бирә алмый. Машина аларда сакланырга һәм өченче кешеләргә кулланылышка бирелергә тиеш түгел. Әгәр дә алып килгән әйберләрегезне бәяләү өчен акча сорасалар, бу мутлашуга керә. Ломбардта залогка каласы әйберләрне бәяләү бушлай башкарылырга тиеш. Әгәр сату-алу килешүе тәкъдим итсәләр, килешмәгез, бу ломбард исеме артына яшеренгән комиссион кибет дигән сүз. Рәсми ломбардлар, киресенчә, үзләренең клиентларын кулланучылар хокукы кануны нигезендә якларга тиешләр. Клиент залогка калдырган әйберен 1 ай эчендә кире сатып алалмаса, ломбард ул әйберне тагын 1 ай үткәч кенә сатарга хокуклы. Кыйммәтле әйберләр – 300 мең сумнан җәмәгать аукционнарында гына сатыла ала.
Ломбардлар исеме астында кредитлар биреп акча эшләргә тырышучы мошенниклардан да сак булыгыз. Ломбардларның кредит бирергә хокукы юк. Алтын әйберләрне залогка алганда алдау очраклары бик еш. Алтынның я пробасын яки авырлыгын киметәләр. Әгәр дә шикләнәсез икән, аларның бизмәннәрен тикшереп карарга була. Биш сумлык тимер акча 6,2 грамм авырлыкта. Әгәр дә бизмәннәрен тикшерүдән баш тарталар икән, димәк, мутлашалар. Бу очракта башка ломбардка баруыгыз хәерле.
Менә шулай кредит сазлыгына батканбыз, җәмәгать. Ә бит гомер буе бил бөккән, утызар-кырыгар ел эшләп пенсиягә чыккан кеше хәерче булырга тиеш түгел. Аннары, эшләп йөргән кеше дә иң бае булырга тиеш. Эшләгән кешенең чак очын очка ялгап яшәве – акыл белән аңлап булмаслык хәл. Иң бай илдә хәерчеләрнең күп булуын да берничек аклап булмый. Череп баеганнар да күп бит бездә. Хәерчеләр белән байлар арасында аерма үскәннән үсә бара. Бусы – тагы да куркынычрак.
Фото:vesti.ru