Җәмгыять
6 октябрь 2021, 05:55

Үзең - пенсионер, балаң – студент “очник” булса...

Кемнәр арттырылган пенсиягә өмет итә ала?

Үзең  - пенсионер, балаң – студент  “очник” булса...Үзең  - пенсионер, балаң – студент  “очник” булса...
Үзең - пенсионер, балаң – студент “очник” булса...

   Студент балалары уку йортының көндезге бүлегендә  укучы  әти-әниләр картлык һәм инвалидлык буенча билгеләнгән пенсияне күбрәк ала алалар.

    Мондый пенсияне бала укып беткәнче яки 23 яшькә җиткәнче түләячәкләр, дип хәбәр итә РИА Новости Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча Русия Пенсия фонды бүлегенә сылтама белән.

     Чит илдәге югары уку йортына кергән очракта да өстәмә акча карала, дип ачыклана. Балаларына 18 яшь тулмаган пенсионер ата-аналар, баланың нинди укуда булуына карамастан, зур пенсия алырга хокуклы. Әмма! Бала балигъ булгач, аның студент булуын һәм эшкә урнашмавын расларга тиешләр, дип ассызыкладылар фондта.

    Арттырылган түләүләргә шулай ук иждивениедә хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары булган русиялеләр дә дәгъва итә ала.

    Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга урындагы пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткәрләре генә төгәл җавап бирә ала. Бу яңалыклар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча гынамы, әллә башка төбәкләргә дә кагыламы, әлегә төгәл генә мәгълүмат юк.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас