Җәмгыять
6 октябрь 2021, 06:30

Коткаручылар җавап бирергә тиешме?

Кайвакыт кеше милкенә дә зыян килә шул...

Коткаручылар  җавап бирергә тиешме?Коткаручылар  җавап бирергә тиешме?
Коткаручылар җавап бирергә тиешме?

     Башкортстан парламенты коткаручыларны гадәттән тыш хәлләр килеп туганда – кешеләр гомерен, сәламәтлеген уйлап эш иткәндә аларның  милкенә салынган зыян өчен җаваплылыктан азат итәргә тели. “Коткаручылар кеше милкен бозган өчен  җаваплылыкны үзләренә алудан курыкмаска тиеш”, - дип белдерде БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев.

     Бу хактагы закон проекты якындагы пленар утырышта каралачак.

 - Еш кына экстремаль хәлләрдә кешеләрнең сәламәтлеге һәм милеге  өчен зур хәвеф белән бәйле карарлар кабул итәргә туры килә. Әгәр мондый карарлар “кирәк” дигәннең чигеннән артмаса, ә хәвеф акланса, коткаручылар нәтиҗәләр өчен җавап бирмәячәк, – дип аңлатты спикер.

      Толкачев фикеренчә, бу яңалык коткару хезмәтләре җитәкчеләренә дә, гади коткаручыларга да ачыклык кертәчәк, хокукый тотрыклылык һәм якланганлык шартларында бурычларын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас