

2021 елның октябреннән берничә мөһим законнар һәм
игътибарга лаек яңалыклар үз көченә керде. Ниндиләр?
1 октябрьдән башлап, Хөкүмәтнең 2021 елның 8 июлендә дөнья күргән 1150нче карары үз көченә керде: документ гражданнарга социаль ярдәм чараларын гаризасыз түләү өчен банк счетының реквизитларын файдалану кагыйдәләрен раслый.
Реквизитларыңны күрсәт!
Бу ни дигән сүз? Хәзер гражданин “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы аккаунтында үзенең банк счетының реквизитларын күрсәтергә тиеш. Нәкъ менә шул счетка аңа тиешле түләүләр һәм пособиеләр күчереләчәк.
Хөкүмәттә “гаризалар бирүне таләп итмәгән льготалар, пособиеләр һәм түләүләр тагын да күбрәк булачак” дип вәгъдә итәләр.
Вәкаләтле органнар автомат режимда кемгә һәм нинди күләмдә социаль ярдәм чарасы күрсәтелүен билгеләячәк, барысын да рәсмиләштерәчәк һәм күчерәчәк.
Теләсә кайсы вакытта банк счеты реквизитларын үзгәртергә яки алып ташларга мөмкин булачак.
Реквизитларны алып ташлаганда ярдәм чаралары автомат рәвештә исәпләнүдән туктаячак.
Түләүләр – бары тик “Мир” картасына
2021 елның 1 октябреннән Хөкүмәтнең быел 9 августта дөнья күргән 1317нче санлы карары гамәлгә керәчәк: аның нигезендә беренче һәм икенче балага пособиеләр бары тик “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.
Бушлай вакцинация
Русия гражданнарына илкүләм календарьга кертелгән прививкаларны шәхси клиникаларда да ясый башлыйлар, әмма барысында да түгел. Ә мәҗбүри медицина страховкалавы программасын тормышка ашыруда катнашучы клиникаларда гына. Моны алдан ачыкларга кирәк.
Хәрбиләргә – өстәмә
1 октябрьдән хәрби контрактникларның, срочникларның, полиция һәм таможня хезмәткәрләренең, янгын сүндерүчеләрнең, җинаять-башкару системасы һәм мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләренең, шулай ук кайбер фельдъегер хезмәтенең кайсыбер хезмәткәрләренең хезмәт хакы 3,7% ка артачак.
Газ кертеп бетерү... башлана
Быел 18 октябрьдән "газ кертеп бетерү" процессын регламентлаучы норматив-хокукый актлар үз көченә керә. Ягъни, газны магистральдән җир участогына бушлай сузарга тиешләр.
Гаризаны күп функцияле үзәкләр, “дәүләт хезмәтләре” порталы яки бердәм газификацияләү операторы сайты аша бирергә мөмкин.
Ә менә заявка үтәлү вакыты шактый озак — 30 көннән алып 1 елга кадәр.
Үзәк банк түләүләрне арттырачак
Ниндиләрне? Бу гамәл 1 октябрьдән залог белән тәэмин ителмәгән кулланучылар кредитларына кагылачак.
Димәк, банкларның залог белән ныгытылмаган кредитлар бирү теләге кимиячәк, ә кредитлар буенча процент ставкасы артачак дигән сүз.
Бушлай телевидение
Әлеге ай башыннан интернеттагы беренче һәм икенче мультиплекс каналларын бушлай карау мөмкинлеге булачак.
Роскомнадзорның вәкаләтләре киңәячәк
Роскомнадзорның кәрәзле элемтә операторларыннан җиһазлар, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның язма һәм “сөйләп” җибәрелгән хәбәрләре турында мәгълүматларны таләп итү хокукы барлыкка киләчәк.
Дәүләт теркәвендә үзгәрешләр
2021 елның 28 октябреннән башлап нотариус аша күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру мөмкин булачак.
Кәгазьгә язылган гариза – 5 эш көне, цифрлы гариза — 3 көн, күп функцияле үзәкләр аша 7 көн эчендә теркәләчәк.