Җәмгыять
2 октябрь 2021, 07:26

30 еллык коллыктан соң туган ягына кайтты

Кайту бер елдан артык дәвам итте һәм Башкортстан җитәкчелеге тырышлыгы аркасында тормышка ашты.

30 еллык коллыктан соң туган ягына кайтты30 еллык коллыктан соң туган ягына кайтты
30 еллык коллыктан соң туган ягына кайтты

1990 елның 31 декабрендә 18 яшьлек Уфа кешесе Гөлбинә Гыйльванова булачак кияүнең әти-әнисе белән танышу өчен Төркмәнстанның Лебап өлкәсенә китә. Бер елдан соң СССР дәүләте таркала. Башта кыз хатлары аша барысы да яхшы икәнлеген хәбәр итеп тора, аннары юкка чыга. Еллар үтү белән туганнары аның исән түгеллеге белән килешәләр.

Узган ел югалучының сеңлесе Рәшидә Судакова Төркмәнстанда яшәүчедән Гөлбинәнең аны эзләве турында социаль челтәрләрдә хәбәр ала. Шулай итеп гаилә аның исәнлеген һәм тормышы яхшы корылмавы, рәсми никах булмавын белә. Гөлбина 30 ел буена бушлай иптәшенең һәм башка авыл кешеләренең өендә иң авыр һәм пычрак эшне башкара. Аны еш кына кыйнаулары турында да  әйтә. 2020 елда яшь җирле кешеләрнең берсе аның белән әңгәмә коргач аны кызганып, туганы Рәшидәне социаль челтәрләр аша эзләп таба.

Рәшидә Судакова, шулай ук ​​социаль челтәрләр аша, Республика Башлыгына мөрәҗәгать итә. Радий Хәбиров үз хакимиятенә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә куша. Хакимиятнең протокол бүлеге начальнигы Дмитрий Тырык һәм Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге начальнигы Николай Старухин, Төркмәнстандагы Русия илчелеге хезмәткәре Иван Белышкинның 1 ел дәвамындагы тырышлыклары белән якташыбыз туган якка кайту бәхетенә ирешә.

30 ел эчендә Гөлбинә социаль бәйләнешләрен һәм осталыкларын югалтып кына калмый, туган телен дә оныта башлаган. Авыр эш һәм кыйналулар хатын-кызны җитди сындырган. Билетларны Гөлбинәгә республика хисабына сатып алганнар. Ул бер тиен акчасыз һәм өстендәге киеме белән генә кайткан. Республика җитәкчелеге аңа беренче вакытта ярдәм күрсәтергә кушты. Республика органнары социаль һәм хезмәт реабилитациясендә булышачак. Алар Русия паспорты алуда да ярдәм итәчәк. Ул әле туганы белән яши. Менә шулай, китап язмалы хәлләр була дөньяда.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас