Җәмгыять
1 октябрь 2021, 10:11

Аблайның аксакалы ул!

Юлай Низаев, Чакмагыш: "Vip" возраста гына Мидхәт агабыз!

Аблайның аксакалы ул!Аблайның аксакалы ул!
Аблайның аксакалы ул!

Юлай Низаев, Чакмагыш: "Vip" возраста гына Мидхәт агабыз!

   Өлкәннәр көне алдыннан 93 яшенә таба баручы Мидхәт ага Низаметдинов хакында язып үтәсе килә. Чакмагыш районының бәрәкәтле Аблай авылында туып-үсеп, бәхетен туган төяктә тапкан чал чәчле аксакалларыбызның берсе ул.

 Узган гасырның бик күп авырлыкларын үз иңенә алып, районыбызның үсеше һәм алдынгылыгы өчен күркәм өлеш керткән, хәләл җефәте белән инсафлы балалар тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган кеше Мидхәт бабай. Һәрчак авылның хөрмәт-ихтирамлы шәхесләреннән исәпләнә ул.

   Бүгенгесе көнне Мидхәт ага-ул һәм кызлары, килен-кияүләре, оныклары-оныкачларының игелекләрен күреп яшәп ята. Әле дә халык арасында, әле дә актив тормыш белән яши, "Коръән" укый .  "Өмет" гәзитенә килгәндә, ул аны нәшерләнә башлаган мәлдән ук ләззәтләнеп укый, яшь буында да саллы, зәвыклы басмага мәхәббәт хисләре тәрбияләргә омтыла.

   Айнур ЮЛАЕВ фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас