Җәмгыять
30 сентябрь 2021, 10:10

Нәнәйле йорт – нурлы йорт

 Нәсия әби Гыйльметдинова уллары, киленнәре, оныклары өчен – йөрәк җылысын өләшер иң кадерле кеше

Нәнәйле йорт – нурлы йортНәнәйле йорт – нурлы йорт
Нәнәйле йорт – нурлы йорт

Бу тормышта һәрберебезнең ярдәменә, зирәк акылына, төпле киңәшенә мохтаҗ булган  кешеләре бар. Күз яшьләре аша “Әл дә сез бар әле!” дип әйткән чаклар еш була, шулай бит? Бүген шул гәзизләребезне котлап, дөньяда булганнары, кылган  изгелекләре, таяныч-киңәшләре өчен рәхмәтләребезне җиткереп, аркаларыннан сөеп-яратып, котлый торган көн. Бүген – Өлкәннәр көне.

      Ел саен күңелләргә җылы хисләр өсти торган шушы көн алдыннан без, “өмет”челәр, гәзитебез битләрендә лаеклы урын бирер өчен өлкән кеше яшәгән күркәм гаиләләрне  барлый башлыйбыз. Быелгы язма геройларыбыз Дүртөйле районының Йосып авылында яши. Авылдашлары  үзен хөрмәт итеп,  яратып “чибәр әби” дип йөрткән 83 яшьлек Нәсия Закирҗан кызы Гыйлметдинова туган  авылында төпчек улы Илдар, килене Фәридә тәрбиясендә яши. Күрше урамда гына яшәгән зур улы Алмаз һәм аның хатыны Минзилә, оныклары – зур терәге, таянычы. Читтә яшәгән Илдус улы да гаиләсе белән ананы игътибарсыз калдырмый.

        Шулай балалары игътибарына чорналып, дөньяларның иминлегенә сөенеп, Ходайга рәхмәтле булып яши Нәсия әби. Кечкенә җыйнак гәүдәсеннән, йөзеннән, күзләреннән, гомер буе авыр хезмәттән бушамаган тырыш кулларыннан нур чәчеп торадыр кебек тоелды миңа. Авыл җирендә яшәүче ак әбиләргә генә хас булганча, сөйләшүе дә – җор, ягымлы, сүзе үткен, фикере саф аның.

 - Шушы Йосып авылында туып-үстем, балачагым, яшьлек елларым – барысы да шушында үтте, - дип сөйләде безгә чибәр әбиебез. – Җиде класс уку тиде. Заманына күрә анысы да зур бәхет иде. Шуннан өч айлык сатучылар курсын тәмамладым. Әмма сатучы булып озак эшләмәдем, хезмәт юлымны колхозда дәвам иттем. Авылның булдыклы тракторчы егете Фәнүзгә кияүгә чыктым. Ошатып, яратып чыктым, йөзгә кызыллык китермәслек итеп яшәдек. Илле елдан күбрәк бергә тормыш көттек. Өч малай табып-үстердек – Алмаз, Илдус һәм Илдар. Ходай кыз балалар насыйп итмәде, аның каравы, үз кызларымдай якын өч киленем бар.

     Киленнәр дигәннән, чибәр әбинең зур килене Минзилә – чыгышы белән Мәчетле районыннан, укытучы. Алмаз төрле вазифалы урыннарда эшләгән. Икесе дә хаклы ялга чыкканнар. Кызлары аграр университетны тәмамлап, бухгалтер булып эшли, уллары нефть тармагында хезмәт сала. Алмаз белән Минзилә - хәзер үзләре нәнәй-картәти.

       Уртанчылары Илдус себер якларында эшләп йөри. Тормыш иптәше белән ике балага гомер биргәннәр.

     Төпчекләре Илдар нефтьчеләрдә эшли, хатыны Фәридә мәктәптә – пешекче. Ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр: Айдар уллары электрикка укый, Айсылу кызлары 8 сыйныфта.

     Кызганычка каршы, Нәсия әбинең пары Фәнүз бабай 73 яшендә бакыйлыкка күчкән. Чибәр әби безнең белән сөйләшеп утырганда  аны берчә сагышланып, берчә елмаеп,  сагынып искә алды.

     Гыйльметдиновлар зур, иркен, бик матур йортта яшиләр. Хуҗалыклары, йорт эче, каралты-куралар – барысы да заманча, тәртиптә. Йорттагы пөхтәлектән күзләр камаша.

 - Нәсия әби, бу йорт - Фәнүз бабай йортымы? – дип кызыксынам.

 - Юююк, иремнең туган нигезе авылның теге башында, без йортны чиста басу җиренә салып чыктык, - дип бик әвәс аңлатты ул. – Ул чорда колхозларның гөрләп эшләгән чагы иде. Өч айлык сатучылар курсын тәмамладым, әмма сатучы булып озак эшләмәдем, хезмәт юлымны колхозда дәвам иттердем. Илдар улым тугач, мәктәпкә кочегар булып эшкә кердем. Анда унбер ел эшләдем. Берникадәр вакыт авыл клубында да кочегар булып эшләргә туры килде. Заманасы шундый иде, сайланып тора торган чак түгел – кайда кушалар, шунда эшкә йөрдек. Фәнүзем гомер буе тракторчы, комбайнчы булды. Совет чоры законнары буенча илле биш яшьтән пенсиягә чыктым. Соңгы хезмәт урыным почта бүлегендә булды. Почтальонка булып эшләп, хаклы ялга да шуннан киттем. 43 ел хезмәт стажым бар. Тазалык булганда эшләү – зур бәхет ул, кызым. Эшләдек тә, балалар да үстердек, мал да тоттык, бакча да карадык. Барысына да өлгерергә тырыштык.

     Бүген чибәр әби – алты оныкның, бер оныкачның яраткан картые. Нәкъ шулай, бу якларда оныклар яраткан әбиләренә “нәнәй”гә караганда күбрәк “картый” дип эндәшәләр. “Үзем шулай теләдем, шулай өйрәттем”, - ди елмаеп Нәсия әби.

 - Мин килен булып төшкәндә әнигә яңа гына илле яшь тулган иде, - ди Минзилә әңгәмәгә кушылып. - Әти дә, әни дә  уңган булдылар, кем әйтмешли, эшне дөбер-шатор эшли торган иделәр. Авылда үзләрен бик хөрмәт иттеләр.  Алмаз белән дуслашып йөри башлагач, миңа: “Бик әйбәт гаиләгә туры киләсең”, - диделәр. Әни: “Кызым булырсың”, - дип беренче көннән үк үз итте. Мин ерак районнан килен булып төшкәч, монда беркемем дә юк бит инде, шуңа күрә әти-әни үз гаиләм кебек якын булды. Башта бергә яшәдек, аннары башка чыктык. Барлык эш-мәшәкатьләрне бергә башкарырга тырыштык. Фәридә килендәшем дә уңган, эшкә дә, аш-суга бик оста.

       Фәридә белән Илдарның уңганлыгы турында шуны әйтү дә җитәдер: бүген бу йортта умарталар тоталар, 50 баш бройлер тавык үстерәләр, бер сыер, бер тана асрыйлар, шулар янында 15 индоүрдәк тә бар. Бакча турында әйтеп торасы да юк. Барысына да өлгерергә көч тә, теләк тә, дәрт тә кирәк. Фәридәнең төп эше дә бар, ул мәктәп ашханәсендә эшли. “Тугыз еллык мәктәптә 33 бала ашатабыз. Ризыкларны төрләндерергә тырышабыз”, - ди ул.

 - Әниебезнең күркәм сыйфатлары бик күп. Шуларның берсе турында әйтәсем килә – ул бервакытта да кеше турында гайбәт сөйләмәде, - ди Минзилә. -  Хәтта кемдер турында сорасак та, я дәшми калуны хуп күрә, я шулайдыр инде, ди дә куя.

  Менә шулай сүз артыннан сүз чыгып, Нәсия әбинең үткәннәре, тормыш юлы, бүгенге хәлләр турында сөйләшеп утыра торгач, Алмаз улы: “Әни, гармунда бер уйнап җибәр әле!” – дип салмасынмы.

    Орчык кебек кенә кечкенә гәүдәле Нәсия әбинең шул мәлдә гармунда уйнавы да беленде. “Ничек уйнарга өйрәндегез соң?” дип сорагач, чибәр әби:

- Авылыбызда бер адәм армиядән кайтты да, шул саратовский гармунын сата икән дигән  сүз ишетелде.  Ялгышмасам,  Гыйлфан исемле иде ул. Әткәй шуның гармунын сатып алып кайтты. Миңа ул вакытта ничә яшь булгандыр, мәктәптә укыганда уйный идем инде, - диде.

    Ул арада Алмаз әнисе алдына кечкенә “саратовский” китереп куйды. “Ничәнче елда булгандыр, әнинең туган көненә бүләк иткән идем моны”, - дип аңлатты ул.  Үтенгәч, ялындырып тормады чибәр әбиебез,  моңлы гына итеп уйнап та җибәрде. Алмаз шул чакта әтисе белән әнисенең яшьрәк чакларында спектакльләрдә катнашулары, җыр-биюгә дә оста булулары турында әйтеп алды.

    ...Менә шулай, бик җылы – җырлы, моңлы, гармунлы, хуш исле чәйле, хәтирәләргә бай очрашу булды ул. Күңел булганчы сөйләштек, Нәсия әбине тыңлап, аның белән бергә гомер юлының сукмакларыннан “йөрдек”. Хушлашканда ул болай диде:

 - Бервакытта да туган авылымнан читкә китмәвемә үкенмәдем. Йосып бик тә ямьле авыл! Күл якында гына. Балаларны үстергәндә җитмәүчелек иде, акча мулдан булмагандыр. Анысы өчен улларым гафу итсеннәр. Без әтисе белән аларны тормыш юлына бастырырга тырышып эшләдек, шөкер, улларым сынатмадылар. Киленнәремә рәхмәт. Ходаем тәуфыйкларын бирсен барысына да.

     Изге күңелле анага – октябрь ахырында туган көнен билгеләргә җыенучы Нәсия әбигә Ходай җан тынычлыгы, тән тазалыгы, имин көннәр насыйп итсен.

     Форсаттан файдаланып, олы яшьтәге барлык укучыларыбызны да Өлкәннәр көне белән ихлас тәбриклибез. Елларыгыз үтсә дә, йөрәгегез гел яшь булып калсын! Якыннарыгызның, тирә-яктагыларның кадер-хөрмәтен тоеп, җаныгызда бәхет тойгылары кичереп, саулыкта, сәламәтлектә озын-озак яшәгез, безнең кадерлеләребез, газиз кешеләребез!

                                                               Руфина Таҗиева.

 

 

 

    

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас