Җәмгыять
30 сентябрь 2021, 10:50

“Ачыгыз, тикшерү!”

Нинди очракларда кемнәрне фатир эченә үткәрергә бурычлыбыз?

“Ачыгыз, тикшерү!”“Ачыгыз, тикшерү!”
“Ачыгыз, тикшерү!”

Соңгы арада ялган электриклар, ялган газовиклар, хәтта ялган “соцработник”лар артты. Алар әле “газ тикшерәбез”, әле “ут счетчигы карыйбыз” дигән булып, ничек тә фатирга керергә тырышалар.  Нәтиҗә буларак, шундый аферистлардан гади халык зыян күрә, урлашу очраклары да бихисап. Туган-тумача, дуслар-танышлар, хезмәттәшләр ярый инде – аларына һәрвакыт шатбыз. Ә алардан тыш без, гади гражданнар, кемнәрне фатирга, йортка кертергә рөхсәт бирергә тиешбез? 

      Бу сорауга экспертлар җавап бирә. Әгәр бусагада ниндидер тикшерүчеләр пәйда булса, нишләргә?  "Фатир минеке – беркемне кертмим!", - күп  вакытта  тикшерүчеләр килсә, гражданнарның реакциясе менә шундыйрак. Кайчагында болай дип әйтергә нигез дә бар. Газ хезмәте хезмәткәреме ул, каракмы – каян беләсең инде аны? Күпчелек очракта закон гражданнарның “шәхси тормыш”ка хокукын яклый -  чит кешеләргә, бик җитди сәбәбе генә булмаса, фатирга, йортка керү тыела. Әмма аерым очракларда рәсми структура вәкилләрен йортка кертү яхшырак, югыйсә, проблемалар килеп чыгуын көт тә тор. Шулай итеп, эксперт түбәндәге очракларга шундый вәкилләргә ишек ачарга киңәш итә:

                    Хокук саклау органнары

     Участковый һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре фатир хуҗасыннан ризалык сорамыйча фатирга керергә хокуклы – мондый очраклар турында  “Полиция турында”гы законда язылган.

Болар:

- гомерне коткару;

-массакүләм тәртипсезлекләр вакытында гражданнарның хәвефсезлеген һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү;

- шик төшкән кешеләрне тоткарлау;

- җинаятьне кисәтү;

- бәхетсезлек очрагына кагылышлы шартларны ачыклау.

 - Бусагада полицейскийны күргәннән соң, иң беренче чиратта аның фатирга килү максатын белергә кирәк, - дип киңәш итә "Парфенон"  юридик үзәге компаниясенең әйдәүче юристы Павел Уткин. –Тентү, тикшерү кебек процессуаль гамәлләр  кешегә тиешле суд карары язылган документны күрсәткәннән соң гына башкарылырга мөмкин.

          Идарә итүче компанияләр һәм коммуналь хезмәтләр

  - Алар фатир хуҗаларына бу хакта алдан ук хәбәр итәргә тиеш, - дип аңлата Павел Уткин. - Закон буенча коммуналь хезмәт хезмәткәрләре килү датасын ике атна алдан әйтергә тиеш. Ләкин! Фатир хуҗасы бу дата белән килешмәскә дә хокуклы. Һәм ул үзенә уңайлы булган икенче датаны тәкъдим итәргә мөмкин. Бу хәл фатирда яңадан планлаштыру (перепланировка) турында тикшерүләргә дә кагыла.

    Шул ук газовик та кисәтүсез-нисез килеп керергә тиеш түгел – бу  хокук бозу.

    Әгәр тикшерүчеләр фатир хуҗалары белән килешә алмаса – әйтик, соңгылары беркем белән дә сөйләшергә һәм читләрне фатиргә кертергә теләми икән – бу мәсьәләне суд аша хәл итә алалар. Һәм инде судның фатирга керү турындагы карары белән килергә мөмкиннәр. Ә аны үтәми чара юк.

     Аварияле хәлләр турында аерым әйтергә кирәктер. Фатир хуҗасы аварияле хәлне бетерү өчен кирәк булган бөтен кешене кертергә бурычлы! Югыйсә, күршеләренә китерелгән зыянны үз кесәсеннән капларга туры киләчәк.

                      Суд приставлары

Алар ике очракта хуҗаның рөхсәтеннән башка фатирга керә алалар:

- өлкән суд приставының язма рөхсәте белән, аны кергәндә фатир хуҗасына күрсәтәләр;

- бурычлы кешене фатирыннан чыгару турындагы карарны үтәгәндә приставлар кулында башкару документ булырга тиеш.

      Янгын сүндерүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Алар гадәттән тыш хәлләрне – янгын, су басу һәм башкаларны  бетергәндә фатирга керергә хокуклы.

 - Әгәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирга башка максатлар килсә, хуҗаның аларны кертмәскә тулы хокукы бар, - ди эксперт.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас